Accessibility links

Кайнар хәбәр

НТВ Чечня хәбәрен эфирга бирде... һәм кире алды




30 октябрь якшәмбе көнне Русиянең [Газпром карамагындагы] НТВ каналы Чечняда кеше хокукларының таптап изелүе турында 10 минутлык хәбәр күрсәтте.

Чечняның эчке эшләр министрлыгын ачыктан-ачык кеше урлауда һәм җәберләүдә гаепләгән бу хәбәр Русиянең Ерак Көнчыгыш өлешендә эфирга чыгып өлгерде.

Русиянең башка өлешләрендә ул тиз арада эфирдан алынды.

НТВның матбугат вәкиле Мария Безбородова моның сәбәбен Азатлыкка “кайбер фактларны тикшерү кирәклеге” белән аңлатты.

Ә менә НТВ белән хезмәттәшлек итүче журналист Андрей Лошак Reuters агентлыгына әйтүенчә, “бу сюжет Кремльдән бер түрә шалтыратканнан соң алынган”.

Эшнең нәкъ шулай булганы белән кеше хокукларын яклаучы “Мемориал” төркеме вәкиле Александр Черкасов та килешә.

“Бу сюжет ике атна элек әзер иде, – диде ул Азатлыкка. – Башта алар [Чечня президенты Рамзан] Кадыровтан комментар көтте, ләкин ул баш тарткач, ничек бар, шулай бирергә җөрьәт иттеләр. Күрәсең, бу өстәге түрәләргә ошамаган. Чөнки бу хәбәр Чечняның Русия телевидениесендә бизәлеп күрсәтелгән йөзенә тап төшерә.”
XS
SM
MD
LG