Accessibility links

“Татар балалар лидерлары” мәктәпкә җыелды


Мәктәптә катнашучылар
Мәктәптә катнашучылар

Казанда Русия төбәгеннән килгән әйдәманнар өчен “Татар балалар лидерлары” мәктәбе эшли башлады. Татар балаларының милли-иҗтимагый тормышын оештыручы шәхесләрне тәрбияләү чарасы турында “Азатлык” ка “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Төхфәтуллина сөйләде.


31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Казан янындагы Петровски бистәсендәге “Регина” кунакханәсендә “Татар балалар лидерлары” мәктәбе эшли. Русиянең 10 төбәгеннән килгән 32 яшь әйдәман милли тел өйрәнү, балалар оешмаларын оештыру, мәдәни чаралар, дискуссияләр үткәрү сабагын ала.

Сишәмбе көнне татар балаларының хәзерге “пионерлары” янында археолог Фаяз Хуҗин булды. Шулай ук лидерлар мәктәбенә җыелучылар катнашлыгында “Азатлык” радиосының “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе үткәрелде.

Татар балаларының милли-иҗтимагый тормышын оештыручы шәхесләрне тәрбияләү чарасы турында “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Төхфәтуллина “Азатлык” радиосына әңгәмә бирде:

Ләйсән сүзләренә караганда, Әстерханнан, Тольяттидан, Самардан, Ижаудан һәм башка төбәкләрдән килгән егетләр һәм кызлар арасында сәләтле шәхесләр җитәрлек. “Лидерлар мәктәбе”нә килүчеләрнең кайберләре татар телендә камил сөйләшмәсә дә, алар милли тарихны, мәдәниятне өйрәнергә тырыша.

Атна дәвамында балалар милләт һәм тарихка бәйле темаларга оештырылган бәхәсләрдә катнашып, Казанның тарихи урыннары белән, кызыклы шәхесләр белән танышыр, дип көтелә.

“Татар балалар лидерлары” мәктәбендә катнашучылар
“Татар балалар лидерлары” мәктәбендә катнашучылар


XS
SM
MD
LG