Accessibility links

Джулиан Эссанж Швециягә озатыла


Джулиан Эссанж
Джулиан Эссанж
Лондонның Олы мәхкәмәсе (Югары мәхкәмәнең бер өлеше) WikiLeaks интернет сәхифәсенә нигез салучы Джулиан Эссанжны Швециягә озату турындагы карарын кабул итте. Аны анда көчләү һәм җенси эзәрлекләүдә гаеплиләр. Швеция хакимиятләре Эссанжтан сорау алырга җыена.

Эссанж үзе бу гаепләүләрнең барысын да кире кагып бу хәлләргә аңа каршы оештырылган басым аркасында төшүен аңлата. Билгеле булганча, WikiLeaks сәхифәсе АКШның меңнәрчә яшерен дипломатик документларын бастырып чыкты.

Эссанж Швеция таләбе белән былтыр декабрь аенда Британиядә кулга алынды.
XS
SM
MD
LG