Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЛДПР вәкиле: "Жириновскийның белдерүләре – реклама өчен генә"


ЛДПР вәкилләре журналистлар белән очрашты. Казан.
ЛДПР вәкилләре журналистлар белән очрашты. Казан.

Илнең дәүләт төзелешен үзгәртү, төбәк санын киметү, регионнарның милли исемнәрен бетерү, федерация шурасын таркату, ирләрне алимент түләүдән азат итү һәм башка 100 тәкъдимнән торган сайлау алды программасы белән ЛДПР сайлаучыларны үз ягына аударырга тырыша.


Дәүләт Думасы сайлауларына бер ай чамасы вакыт калып барганда, сәяси фиркаләр бер-берартлы үзләренең сайлау алды программаларын игълан итеп, үз фикерләрен халыкка ишеттерә башлады. Либерал-демократлар партиясенең Татарстан бүлеге дә әлеге максаттан чыгып, бүген матбугат әһелләре белән очрашты.

Илдәге проблемнардан котылу юлын табу өчен кануннарга үзгәреш кертергә кирәк, дип белдерде фирка әгъзасы Марат Хисаметдинов. Ә моның өчен сайлауларда катнашып, безгә үз тавышыгызны бирегез, диде ул.

Либераллар ниләр вәгъдә итә?

ЛДПРның беренче тәкъдимнәре арасында торак-коммуналь хуҗалык системасын дәүләт карамагына тапшыру, сәламәтлек саклау һәм мәгариф системасын үзгәртүгә караганнары бар.

Шулай ук анда Русиянең физик һәм юридик затларының чит илләрдәге барлык акчаларын илгә кайтару, бердәм дәүләт имтиханын һәм югары уку йортларына керү имтиханнарын тулысынча бетерү тәкъдимнәре дә урын алган.

Бүгенге матбугат очрашуында алар үзләренең оппозиция партиясе булуларын һәм хакимияттәге "Бердәм Русия" алып барган сәясәт белән килешмәүләрен кат-кат кабатлады.

Хисаметдинов сүзләренчә, либерал-демократлар партиясе сайлауларда Татарстан буенча 10% тавыш алырга уйлый. "Һәр партия ким дигәндә 50% тавыш алуны максат итеп куя, әмма без вазгыятькә реаль карап, 10% дип әйтәбез", диде ул.

Матбугат очрашуына килергә тиеш булса да, килеп өлгерә алмаган либерал-демократларның Татарстан сайлау алды штабы җитәкчесе Марсель Габдрахманов, "Азатлык" радиосына телефоннан биргән интервьюсында, фирканең тагын да күбрәк тавыш җыю мөмкинлегенә ия булуын, әмма моның административ ресурслардан да торганын әйтте.

“Руслар өчен!” шигаре башка милләтләрне дә үз эченә ала”

"Татарстанда безнең сайлаучылар – якынча 16-17%. Конституциядә демократик, күп партияле ил дип язылса да, хакимият безгә нинди мөмкинлекләр бирә бит әле", ди Марсель Габдрахманов.

"ЛДПРның “Без руслар өчен” дигән шигарен, күпләр ялгыш аңлый. Без бу шигарне бары тик урыслар өчен генә дип әйтмибез. Безнең лидер – Жириновский үзе дә бит яртылаш яһүд әле. Ул руслар өчен дигән шигар белән "россияннар" дип әйтергә тели. Жириновскийның болай әйтүе – бераз гына реклама юлы, дип тә әйтер идем мин", ди Габдрахманов.

Либерал-демократларның сайлау алды програмында Русиядәге 83 регионны 40ка калдыру фикере дә әйтелә. Габдрахманов исә, бу эш илдәге түрәләр санын киметү максатыннан планлаштырыла, ди.

Аның сүзләренчә, Русиядә 140 миллион кеше яшәсә дә, аларның 68 миллионы гына хезмәткә яраклы. Ә инде менә шушы 68 миллионның 25 миллионы түрәләргә туры килә.

"Бу санга әле 1 миллион хәрбиләр, 1 миллион гадәттән тыш хәл, полиция, мәхкәмә хезмәткәрләре кермәгән. Аларның барысы да безнең бюджет акчасына утыра. Шуңа күрә төбәкләрне берләштерергә, түрәләрне кыскартырга кирәк", дип саный ул.

Либераллар милли республикаларга каршымы?

Либерал-демократларның сайлау алды программасының 12нче маддәсендә, милли республикаларны бетереп, аларны өлкә яисә төбәк дәрәҗәсендә генә калдыру кирәк, дигән юллар урын алса да, Габдрахманов, милли республикаларны бетергәнче, башта аның икътисади хәленә карарга кирәк, ди.

Татарстан башка республикалар белән чагыштырганда аягында нык басып тора, шуңа күрә Татарстанга мондый куркыныч янамый, дип белдерә ул.

ЛДПРның сайлау алды программасының 55нче маддәсендә ир-атларны алимент түләүдән азат итәргә, бу алиментны дәүләт түләргә тиеш, дигән фикергә, сез ничек карыйсыз, дип сорагач, Габдрахманов бу маддәдән хәбәрдар булмавын яшәрмәде. Беренче тапкыр ишетәм әле бу тәкъдимне, диде ул.

“Мәскәү ни әйтсә, шул инде”

Габдрахманов әйтүенчә, ул үзе бу фикер белән килешми, кем тиеш шул түләсен, ди ул. Тик ахырдан, шулай язылгач, димәк шулай булырга тиештер инде дип, Мәскәүдәге җитәкчеләре кабул иткән сайлау алды программасы белән килешми кала алмавын да белдерде.

Марсель Габдрахмановка бу урында, Мәскәү кушса, Татарстан республикасын өлкәгә әйләндерү фикеренә дә каршы чыкмас идегезме, дигән сорау юнәлттем.

"Безнең тормышыбыз да шулай бара бит инде. Әнә мондагы "Бердәм Русия" фиркасе әгъзалары да Мәскәүгә бәйле. Безнең партиядә Жириновский нәрсә әйтсә шул инде дисәләр, "Бердәм Русия"некеләр Путин белән Медведев әйткәнне үти", дип белдерде либерал-демократларның Татарстан сайлау алды штабы җитәкчесе Марсель Габдрахманов.
XS
SM
MD
LG