Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан һәм Һиндстан арасында сәүдә әйләнеше нык үсәчәк


Пакстан хөкүмәте Һиндстанга «уңай мөнәсәбәт күрсәтү» тәкъдимен хуплады. Бу турыда Пакстан мәгълүмат министры Фирдүк Ашик Аван белдерде.

Әлеге тәкъдимнең кабул ителүе ике ил арасындагы сәүдәнең кинәт үсәчәген аңлата.

Быел Пакстан һәм Һиндстан арасында Кашмир мәсьәләсен хәл итүгә юнәлгән солых сөйләшүләре башланып китте. Кашмир өчен күрше илләр бер-берсе белән ике тапкыр сугышты.

Әйтергә кирәк, Пакстан һәм Һиндстан атом-төш коралына ия.
XS
SM
MD
LG