Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнчыгыш Төркестандагы шаман авазы


Көнчыгыш Төркестандагы Тегирмети авылында яшәүче Әбдекадыйр ага “Талма бии” белән кешеләрне дәвалый.


Тегирмети авылы Кытайның көнбатышындагы Көнчыгыш Төркестанда Кызылсу автоном өлкәсендә, олы юллардан ерактагы кыялы таулар арасына урнашкан. Гадәттә Кытай хакимияте Тегирмети чик буенда булганга, монда чит ил ватандашларын якын да җибәрми. Әлеге авыл Кыргызстанның көньяк-көнчыгыш чигеннән 30 чакрым ераклыкта.

Маҗарстан тюркологы Даут Кара Шомфайга һәм аның белән булган тагын бер галимгә Пекин милли академиясе биргән рөхсәт кенә әлеге авылга бару мөмкинлеге тудырган. Шулай да аларны Кытайның иминлек хезмәткәре дә озата килгән. Шомфай килеп төшүгә үк авыл халкы белән кыргызча сөйләшә башлагач, анда яшәүчеләр авызларын ачып калган. Алар үз гомерләрендә дә европалының кыргызча сөйләшүен күрмәгән. Галимне бу якларга “Талма бии” тартып китергән.

“Элек мин Кыргызстанда булганда картлардан “Талма бии” дип аталган ритуал турында ишеткәнем бар иде. Аларда шаман үлгәннәрнең рухларын чакырып сикерә башлый, тирмә өстенә чыга дип сөйли иде. Әмма мин аның ничек икәнен күз алдына да китерә алмадым”, дип сөйли Даут Кара Шомфай.

Кыргызстанның үзендә әле дә ата-бабаларының “Талма бии” турында сөйләгәнен хәтерләүчеләр булса да, бу мистик хәрәкәтләрне үз күзләре белән күрүчеләр бөтенләй калмаган. Кыргызча “Талма бии” - шашып бию, аңны югалтып бию, бу дөньядан китеп бию дигәнне аңлата.

Коръән сүрәләре, әйтемле җырлар, төрле авазлар – барысы бергә

Авылда “уен” була дигән сүз таралуга ук, халык тирмә янына җыела башлады.

Кулына шәм тоткан Әбдекадыйр тирмә ишеге төбеннән үк: “Бу сезгә ресторан түгел, аракы эчәргә яратканнар керми”, дип кисәтеп куйды. Тирмә уртасына ук кагылган казыкка бәйләнгән арканның икенче очы төнлеккә беркетелгән. Бу арканның урта бер җиренә ак тукыма бәйләнгән. Болар барсы да ритуал башланганчы ук ниндидер сихри тамаша буласын искәртеп тора иде. Җыелган халык тына төшкәч, Әбдекадыйр авыру ике хатын-кызны һәм ике ир-атны аркан тирәсендә йөртә башлады.

Коръәннән сүрә укучыларның авазларына кушылып Шаманның тавышы көчәйгәннән-көчәйде, ул башта тамак авазлары чыгарды, соңыннан пошкыруга ошаган тавышлар ишетелде. Авырулар исә аркан тирәсендә йөрүләрен дәвам итте. Берзаман шаманның күзләре төссезләнеп калды, ул нык итеп калтырый башлады һәм аркан буйлап менеп, аякларын төнлеккә эләктереп башы белән аска салынды.

Бераз вакыттан соң ул кире төшеп, авыруларны тарткалый-суккалый, аларны җиргә егып сала башлады. Өсләренә менеп аяклары белән таптады, камчы белән кыйнады. Шаманның тавышы сүлпәнәя башлап, ул арып җиргә утырды. Авызына янып торган шәмне кабып, аны кире чыгарды. Әнә шулай итеп Әбдекадыйр үзенә янә көч туплады. Ярдәмчеләре исә башындагы тирне сөртте һәм укучыларының берсе Коръән сүрәсен укуны дәвам итте. Төрле тавыш-авазлар чыгару, Коръән сүрәләрен уку, халыкның әйтемле җырларын башкару – барсы бергә кушылып дәвам иткән бу тамаша ике сәгатькә сузылды.

Даут Шомфай сүзләренчә, шаман әнә шул юл белән рухи сәламәтлегенә зыян килгәннәрне савыктыра.

“Кыргызлар "җенле" булып китте дип әйтә. Әле бүгенге көндә дә табиблар психик авыруларның кайберләрен тулысынча дәвалый алмый. Кыргызлар исә элек-электән андыйларны шаманга җибәргән. Шаман әлеге ритуалны үткәргәч, кешеләр үзләрен күпкә яхшырак хис итә башлый”, дип сөйли Даут Кара Шомфай.

Шаманлык күпләрдә булган

Шомфай Тегирмети авылында “Теге дөньяга сәяхәт” дип аталган документаль фильм да төшергән. Аны Маҗарстанда күрсәткәннәр инде. Галим фикеренчә, Тигермети авылында сакланып калган халык йоласы белән савыктыру Кыргызстанга да кире әйләнеп кайтырга мөмкин. Советлар заманында башка милләтләрдәге кебек үк Кыргызстанда да халык йолаларының күпчелеге, гореф-гадәтләр, төрлечә савыктыру ысуллары искелек калдыклары дип юк ителә.

Шаманнар, гади генә әйткәндә, бу фани дөньядан бакый дөньяга күчкәннәрнең рухлары белән аралашучылар. Элек ул Себердә, Ерак Көнчыгышта, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә һәм Африкада нык таралган була. Галимнәр төрле рәвештә ул дөньядагы бар халыкларда да булган дип белдерә.

Шаманнар рухлар үзләре безне сайлап ала дип әйтә. Тәҗрибә исә озак еллар буе туплана. Алар үзләрен "бу һәм теге дөнья белән бәйләп торучылар" ди.

Әбдекадыйр янына күк бәрән килә

Түбәләре кар белән капланган таулар арасында туып, шунда үскән Әбдекадыйр 17 яшендә кешеләрне савыктыра башлый.

“Мин көтү көтә идем, шунда ниндидер ят бер тавыш: “Корманның улы авырды, син аны юар өчен чишендергәндә анда барып җитәрсең. Әгәр Коръәннән менә бу сүрәне укысаң һәм “суф” дип әйтсәң ул тереләчәк”, дип әйтте, дип сөйли Әбдекадыйр. Ул сүрәне ятлап Ноо дип аталган җиргә барып җиткәндә өч хатын-кыз инде үлгән дип бер малайны юар өчен чишендереп яткан була. “Мин аның янына килеп “суф” дип әйткәч, ул күзләрен ачты”, ди Әбдекадыйр.

11 яшендә Әбдекадыйр янына күк төстәге бәрән килә. Ул аны куарга тотына. Шул вакыт әлеге бәрән туктап кеше тавышы белән: “Әй, син тукта”, дип әйтә. Әбдекадыйрдан башка беркем дә күрә алмаган әлеге бәрән көтүдә өч ел була. Дүртенче ел киткәндә бәрән үсеп җитә, Әбдекадыйрларның ишек алларына килеп йөри башлый. Бу бәрәнне Әбдекадыйрдан башка беркем дә күрми. Беркөнне намаз укучылар янына килеп утырып кешегә әйләнгәч, Әбдекадыйр куркудан аңын югалтып егыла...

Маҗарстан галиме сүзләренчә, инде 60 яшькә җиткән Әбдекадыйрны бер мәчет тә булмаган Тегирметта гына гына түгел, ә Көнчыгыш Төркестанның Кызылсу автоном бүлгесендә, аның үзәге Артышта да бик хөрмәт итәләр, әгәр авырып китүче булса, шунда ук аның янына алып килергә тырышалар.
XS
SM
MD
LG