Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә журналистларга һөҗүм ителгәннән соң җинаять эшләре кузгатылмый диярлек


Ел башыннан алып бүгенге кәнгә кадәр Русиядә 150дән артык журналист кыйналды, гарипләнде яки куркытылды. Бу турыда, РИА "Новости" агентлыгы хәбәр иткәнчә, "Московский комсомолец" гәҗитенең мөхәррире, Русия Җәмәгать пулатының мәгълүмат комиссиясе башлыгы Павел Гусев белдерде.

Аның сүзләренә караганда, журналистларга һөҗүм ителгәннән соң җинаять эшләре ачылмый диярлек. «Бу бик начар күренеш»,- ди Гусев.
Моны истә тотып, Җәмигъ пулаты Баш прокуратурага тикшерүләр оештыруны сорап мөрәҗәгать итте.

Журналистларны яклау Халыкара оешмасы мәгълүматларына күрә, журналистлар һөнәри эшчәнлеге аркасында үтерелгән дәүләтләр арасында былтыр Русия 5нче урында иде.
XS
SM
MD
LG