Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:30

Мөфти Мәскәүдәге яңа мәчет татар рухын саклаячак дип ышандыра


Равил Гайнетдин

Равил Гайнетдин

Мәскәүдәге яңа Җәмигъ мәчете комплексы 2013 елга төзеп бетерелеп бер гөмбәз астына кертеләчәк, шуннан соң аны эчтән бизәү эшләре башланачак һәм 2014 ел азагы - 2015 ел башына инде мәчетне тантаналы рәвештә ачарга мөмкин булачак, дип белдерде Азатлыкка Русиянең Мөфтиләр шурасы рәисе, Мәскәү мәчетенең имам-хатыйбы Равил Гайнетдин. Аның сүзләренчә, төзелешкә караган бар проектлар да рәсмиләштерелгән, тиешле акчасы да җыелган, хәзер инде эшне башкарып чыгасы бар.

Равил Гайнетдин, яңа мәчеттә инде татар рухы калмаячак дигән гаепләүләр уңаеннан катгый төстә “алар урынсыз” дип белдерде. “Без, әлбәттә, башка бик күп мөселман халыклары яшәгән Мәскәүдә татарныкы гына булган, татар мәчете төзибез дип кычкырып йөри алмыйбыз, әмма бизәлеш эшләренә без Казаннан рәссам Фердинанд Халиковны чакырдык,” диде Равил хәзрәт.

Бу мәсьәләнең икенче ягы да бар, диде Гайнетдин мөфти – мәчетнең татарлыгын яклаган булып анда аяк та басмаган, исламнан ерак торган кешеләр йөри, бу аларның чын максатлары турында шикләр уята.

Моңардан тыш, башка милләт эшкуарлары яңа мәчет төзелешенә ярыша-ярыша ярдәм иткәндә, татар байлары һәм ширкәтләре ягыннан мондый омтылышларны бик күрмибез, дип тә өстәде Равил Гайнетдин. Татарлык дип йөрүчеләр башта татарның рухын уятса иде, кире дингә кайтарса күпкә файдалырак булыр иде, диде ул “Азатлык” радиосына.

Мәскәүнең Җәмигъ мәчете тирәсендәге вазгыят 11 сентябрьдә аның тарихи бинасын җимерүдән соң кискенләшкән иде. Мәчет әһелләре аның нигезләре какшавын һәм диварлары чатнавын сәбәп итеп китерсә, Гайнетдин оппонентлары, бу Мәскәүдә татар эзләрен бетерү өчен эшләнде дигән гаепләү белән чыкты.

XS
SM
MD
LG