Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:43

Чит илләрдә эшләүче Русия һәм Кытай ширкәтләре башкаларга караганда ешрак ришвәт бирә. Моны дөньяда коррупция торышын күзәтүче Transparency International оешмасының яңа тикшерүе күрсәтә. Белгечләрне кайбер илләрнең ришвәт бирү аркасында зур тәэсир көченә ия булуы борчый.


Чит илләрдә эшләүче ширкәтләрнең җирле түрәләргә ришвәт бирүе – гадәти күренеш. Моны дөньяда коррупция торышын күзәтүче Transparency International оешмасы белдерә. Ул үткәргән махсус тикшерү вакытында 28 илнең төрле ширкәтләрдә эшләүче 3 меңнән артык менеджерлардан сорау алынды. Нәтиҗәдә Русия «Ришвәт бирүчеләрнең рейтингы»ның иң ахыргы – 28нче урында, Кытай – 27нчедә булып чыкты. Бераз гына яхшырак күрсәткеч Мексика белән Һиндстанда.

Белгечләр Русия һәм Кытай ширкәтләренең чит ил түрәләрен шулай бик теләп сатып алуларын, беренче чиратта, әлеге илләрнең глобаль икътисадка бик тиз кереп баруы белән аңлата.

“Әлбәттә, хәлләрнең моңа барып җитүе борчу тудыра. Чөнки Русия һәм Кытай икътисадлары, шул исәптән инвестицияләре, шактый зур үсеш кичерә. Нәтиҗәдә аларның чит илләрдәге икътисади, моның белән бергә сәяси көче арта”, - ди Робин Һоудс, Transparency International оешмасының Тикшерүләр төркеменең башлыгы.

Русия һәм Кытайның турыдан-туры инвестицияләр күләме былтыр 120 млрд. долларга җитте. Әлеге сан Бразилия һәм Һиндстан инвестиция мөмкинлекләрен бергә санаганда 5 тапкыр күбрәк.

Ришвәт бирүчеләргә каршы дөнья күләмендә көрәшергә вакыт

«Ришвәт бирүчеләрнең рейтингы»ның беренче урыннарында Дания, Швеция, Германия һәм Япония тора. Бу илләрнең ширкәтләре башка илләр белән чагыштырганда акчаны азрак төртә. Transparency International белгечләре әйтүенчә, әлеге нәтиҗә соңгы 2008 елгы тикшерү белән чагыштырганда әллә ни зур үзгәрешләр кичермәде.

Шушы мәсьәләне 3 ноябрьдә дөньяның алга киткән 20 ил башлыклары Франциядәге Канн шәһәре саммитында карый. Анда Кытай, Русия, Индонезия һәм Һиндстан чит илләрдә ришвәт бирүне җинаятькә тиңләү адымнарын тикшереләчәк.

Әйтергә кирәк, Русия быелның май аенда "чит ил түрәләренә ришвәт биргән ширкәтләр җинаять җаваплылыгына тартылачак" дигән карар чыгарды. Белгечләр моны яхшы якка үзгәреш дип бәяли. Ләкин, аларның сүзләренә караганда, коррупция белән көрәшкәндә бу гына җитми. Ришвәт бирү очракларын чит илләрдә булдырмау өчен илнең сәяси яктан әзер булуы кирәк. Өстәвенә, әлеге җинаять очракларын тикшерергә дә кирәк. Ә бу өстәмә чыгымнар һәм дәүләт тарафыннан кыю адымнар таләп итә.

Дөрес, 1999 елда Икътисади хезмәттәшлек һәм тәрәккыят оешмасы “халыкара эшмәкәрлек алып барганда чит ил түрәләрен сатып алуга каршы” дигән конвенция чыгарган иде. Ләкин аңа карамастан, 12 ел эчендә бу өлкәдә сизелерлек эш башкарылмады.

«Әлеге конвенцияне илләр үз кануннарына кертеп җибәрергә тиеш. Тик бу эш бик сүлпән бара. Әлбәттә, барлык илләр дә алай түгел. Мәсәлән, АКШ соңгы вакытта чит илләрдәге түрәләргә ришвәт бирүчеләрне бик әүзем рәвештә эзәрлекләп килә. Германия дә активлашты. Ләкин күпчелек илләр уйлап та бирми», - ди Робин Һоудс.

Британиянең коррупциягә көрәше – дөньяга үрнәк

Transparency International белгечләре бу өлкәдә үрнәк итеп Британиянең коррупциягә каршы көрәшүгә юнәлгән адымнарын китерә. Аны хәтта “дөнья стандарты” итеп карарга киңәш ителә.

Британия кабул иткән канунга күрә, илнең ширкәтләре дөньяның теләсә нинди төбәгендә ришвәт биргән очракта, җинаятьтә гаепләнгән кешенең кайсы дәүләтнең ватандашы булуына карамастан, ул Британия кануннары нигезендә хөкем ителәчәк. Андый кешене 10 еллык төрмә җәзасы, ә ширкәтләрне зур штрафлар көтә.

Ришвәт күпләп бирелә торган тармаклар арасында нефть, газ секторын атап була. Аннан соң төзүчелек һәм иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнгән ширкәтләр килә. Ришвәт бирү очраклары иң аз булган өлкә – авыл хуҗалыгы.

XS
SM
MD
LG