Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:06

Киевтагы каршылык чаралары кыза бара


Киевтәге каршылык чараларында олы яшьтәге кешеләр дә катнаша

Киевтәге каршылык чараларында олы яшьтәге кешеләр дә катнаша

Киевтә, Югары Рада янында каршылык чарасында катнашкан кешеләр ике метрлы тимер киртәне аударды. Халык парламент бинасына бәреп керергә җыенганда, аларны милиция хезмәткәрләре туктатты.

Хәбәрчебез әйтүенә караганда, мәйданда тәртип саклаучыларның саны демонстрантларга караганда өч тапкыр күбрәк.

Җыелган халык арасында бүген нигездә эшмәкәрләр. Алар салым алу системын җиңеләйтү турындагы канунга каршы чыга. Эшмәкәрләр фикеренчә, әлеге канун кече бизнесны бетерүгә юнәлгән.

Кичә Киев үзәгендә Чернобыль атом электр станциясе фаҗигасын бетерүдә катнашучылар җыелды. Алар хакимиятләрнең ташламаларны бетерү турындагы канунына каршы чыгуын белдереп, Украина Югары Радасын таратуны таләп итте.

XS
SM
MD
LG