Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле үз җирендә үги хәлендә


Татар активистлары татар телен яклап пикет үткәрә, 28 август 2011
Татар активистлары татар телен яклап пикет үткәрә, 28 август 2011

31 октябрьдә Казанда милләтара мөнәсәбәтләрне җайлау һәм Татарстанның милли сәясәтен булдыру максатында төзелгән эшче төркеменең чираттагы утырышы үтте. Андагы чыгышлардан Татарстандагы милли мәгарифнең зур проблемнары булуы аңлашылды. "Әмма бу бер дә яңалык түгел, татарлыкны басу инде күптәннән бара", ди укучыбыз.

Минемчә, әлеге җыелыш "галочка" өчен генә үткәрелгән бер чара. Аның шулай икәне ерактан күренеп тора – нинди телдә баруы, анда татар теле проблемнарын аңларга да теләмәгән Терентьевның (Татарстан президенты идарәсеннән түрә - ред.) нәтиҗәләр ясап утыруы, ә татар мәктәпләрен бетерү эшен киң колач белән алып барган мәгариф министры Гыйльметдиновның киресенчә катнашмавы, чараның татар җәмәгатьчелегенә хәбәр дә итмичә, халыктан качып үткәрелүе, анда катнашырга җибәрелгән Мостафинның ялган саннар күрсәтүе – болар барысы да моның чираттагы уен икәнен генә күрсәтә. Кем әйтмешли, күзсез дә күрә, чукрак та аңлый моны.

Нишләп министрлык түрәләре Зөбәер Мифтахов кебекләрнең тәкъдимнәрен тыңлап торсын?! Министр максат куйган – Мәскәү боерыгын үтәп, "татарга үз телендә дүрт сыйныф да җиткән" дип, элекке президент белән бергә Мәскәүнең шушы планын тырышып-тырышып гамәлгә кую.

"XXI гасыр мәктәбе" дип аталган 177-нче мәктәпне ачканда Миңтимер Шәймиев һәм Альберт Гыйльметдинов, киләсе шундый мәктәп татарныкы булачак дип күзгә карап алдаштылар һәм шунда ук "татарчаны өйдә, гаиләдә өйрәнергә кирәк һәм татарга үз телендә дүрт класс та җитә" дип "шатландырдылар". Нигә дөньядагы бар халыклар да балалар бакчасы, урта мәктәп, университетлар ачып җәфалана икән? Нигә алар да балаларын урысча укытып, бар имтиханнарны урысча тапшыртып үз телләрен кухняда гына өйрәнми икән?

Русия империясендә барысы да кире-күтле йөри, Мәскәү курчаклары туган телне кухняда өйрәнергә кирәк дип сафсата сата, тутый коштай "гаиләдә генә дә җитә" дип тәкърарлый. Эштә, укуда, аралашуда кулланмагач, балалар ул телне нигә өйрәнсен ди?

Конституциядә, Русия имзалаган халыкара документларда дәүләт ана телләрен саклый диелгән, ә ул гарантияләр кая? Алар ни өчен һәм кем өчен язылган? Мәгариф министры урынбасары монда да арифметиканы "буташтыра". Үзләренең корткычлык эшен яшерә.

2005 елда 1218 татар һәм 420 катнаш мәктәп булса (җәмгысе 1638), 2011 елның 1 сентябренә инде 852 татар мәктәбе генә калган (катнашлары белән). Димәк, 1638 - 852 = 786 чыга түгелме соң? Бу әле бит ябылганнары гына. Ә "яптымизация"ләнгәннәре күпме?

Казанда татар мәктәпләре 42 дип санала, ләкин аларның бары икесендә генә (!) фәннәр татарча укытыла. Бөтен дөнья алдында оялмыйча, курыкмыйча татар мәгарифен үтерү бара. Бу бит халкыбызны бетерүгә юнәлтелгән тоташ һөҗүм. Башта бөтен СССРда татар мәктәпләре, газет- журналлары, театрлары юк ителде, халык урыслаштырылды, аннан шуны Башкортстанда эшләделәр – 1953 елда анда 1532 татар мәктәбе бар иде, 2009 елда шуларның 229 калды. Инде чират Татарстанга җитте.

Ә монда җыелып кәмит уйнап утыралар. Бу елда гына урыс теленә багышланган 4-5 төрле чара үткәрелә, ә татар теле турында искә алучы да юк. "Киләчәк", "Бәләкәч" програмнарында да республиканың төп халкы турында искә алырга уйлаган кеше юк. Дежурный җыелыш җыеп, бу мәсьәләне дә тикшердек дип сүз куертып, бернинди нәтиҗә ясамыйча, эш эшләмичә чираттагы күз буяу белән шөгыльләнү бу. Менә шундый "толерант", түземле, түзүче халык без.

Инде чукындырдылар да, таладылар да, чишендерделәр, телебезне алдылар – һаман түзәбез... Түзми нишлисең, үз дәүләтебез, хөкүмәтебез, яклаучыбыз булмагач башка чара калмый, түзми нишлисең. Башка демократик илдә яшәсәк мондый проблемнар, шундый фаҗига булмас иде.

Башкалар бар дөньяга чаң сугып тавыш куптарыр иде. Тик без андыйлардан түгел шул.

Галишан Нуриәхмәт
Казан шәһәре
XS
SM
MD
LG