Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:59

“Салават Юлаев” хоккей такымы тренерлары белән хушлашты


"Салават Юлаев" "Ак барс" белән уйнаганда

"Салават Юлаев" "Ак барс" белән уйнаганда

Бүген “Салават Юлаев” җитәкчелеге хоккей такымының баш тренеры Сергей Михалев һәм өлкән тренер Сергей Герсонский белән килешүне өзде.

Уфа такымының рәсми сайтында “Салават Юлаев” хоккей клубы тренерларына берлектәге эше өчен рәхмәтен белдерә һәм аларга уңышлар тели.

Шулай итеп, иртәгә 4 ноябрьдә, Чиләбе “Трактор”ы белән очрашуга юлаевчылар баш тренерсыз чыгачак.

Агымдагы хоккей мизгеленең 21нче матчы нәтиҗәләренә күрә Гагарин кубогы иясе “Салават Юлаев” КХЛның Көчыгыш конференциясендә 6нчы урында тора.

XS
SM
MD
LG