Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:02

Греция премьер-министры вазыйфасыннан китмәячәк


Георгиос Папандреу G20 саммитында катнаша

Георгиос Папандреу G20 саммитында катнаша

Грециянең премьер-министры Георгиос Папандреу вазыйфасыннан китмәячәк. Бу турыда ул премьер китәргә җыена дигән имеш-мимешләр таралганнан соң белдерде.

Папандреу Грециянең халыкара финанс ярдәмен алу-алмауны халык референдумда хәл итәргә тиеш, дип белдергән иде. Шуннан соң илдә эчке сәяси кризис башланды. Хаким иткән фирканең әгъзалары саналган берничә министр һәм депутат премьерның әлеге карарына каршы чыкты.

Грециянең хәле һәм Европа бурычлар кризисын чишү мәсьәләсен бүген дөньяның алга киткән 20 дәүләтләренең башлыклары карый. Алар Франциянең Канн шәһәрендә саммитта катнаша.

XS
SM
MD
LG