Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:37

Удмуртия татарлары милли матбугат проблемаларын тикшерде


“Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә катнашучылар

“Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә катнашучылар

Үткән атнада Удмуртия татар иҗтимагый үзәге әгъзалары “түгәрәк өстәл” сөйләшүендә милли матбугат һәм мәгълүмат чараларының киләчәген тикшерде.


Удмуртиядә татар телендә беренче булып 1989 елның өченче ноябрендә “Очрашу” радиотапшыруы эфирга чыкса, бераз соңрак “Хәерле кич” телетапшыруы зәңгәр экраннарда пәйда булды. Озакламый “Яңарыш” газетасы да нәшер ителә башлады. “Хәерле кич” телевизон тапшыруы һәм “Яңарыш” басмасы быел 20 еллыкларын билгеләде.

Тапшырулар һәм татар басмасы республикада яшәүче милләттәшләребезнең тормышындагы вакыйгалар белән таныштыра, мәдәният һәм сәнгать яңалыклары турында сөйли, яза, кызыклы шәхесләр белән очраштыра. Алар шулай ук милләтебезнең ихтыяҗларын кайгыртып торучы һәм татарларны берләштерүчеләр булып тора дип әйтергә мөмкин. Шул ук вакытта бу тармакта проблемалар да юк түгел. Аларны хәл итү юлларын Удмуртия татар иҗтимагый үзәге “түгәрәк өстәл” сөйләшүендә тикшерде.

Мәсгут Гаратуев (с), Нәзирә Касимова, Фнун Мирзаянов

Мәсгут Гаратуев (с), Нәзирә Касимова, Фнун Мирзаянов

“Түгәрәк өстәл” сөйләшүенә Удмуртия татар иҗтимагый үзәге әгъзалары, республика татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе, районнардан вәкилләр, журналистлар җыелган иде. Фикер алышу бүгенге көн үзәгендә торган мәсьәлә – “Минем Удмуртия” җирле канал эфирында татар телендә радио тапшырулар булдырудан башланды.

Эфир вакыты һәм финанслауны сорап язган хатларга, ниһаять, җавап биргәннәр. Әмма хатта язганны тормышка ашыру өчен тагын күп тырышлык куярга кирәк. Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Нәзирә Касимова сүзләренчә, хатта тапшырулар октябрь аенда ук чыгарга тиеш диелсә дә, алар әле ноябрь азагында гына булачак дип ышандыралар. “Сәбәбе – акча юк дип аңлаталар”, диде Нәзирә ханым.

Радиотапшыруларны Нәзир Ногъманов алып барачак. Ул инде тапшыруларның паспортын, төп сәхифәләрен билгеләгән.

“Тапшырулар атнага бер тапкыр чыгачак. Эфир вакыты 15 минут. Республикада яшәүче татарлар тормышы белән таныштыру, кызыклы шәхесләр белән очрашулар, республикада яшәп, иҗат итүче авторларның әсәрләрен яңгырату һәм Удмуртия районнарында гомер итүче милләттәшләребез тормышы турында мәгълүмат җиткерү”, диде Нәзир.

Нәзир Ногъманов

Нәзир Ногъманов

Шул ук вакытта әлеге тапшыруларны алып баручыны эзләү ниятеннән бәйге игълан итеп, яңа кадрлар туплауны да күздә тотарга кирәк дигән тәкъдим кертелде. “Бу республика татарларын уятып җибәрергә дә сәбәп булыр иде”, дигән фикерен җиткерде шагыйрь, Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ибраһим Биектаулы. “Шул ук вакытта үз сүзен әйтә алучы, татарларның ихтыяҗларын кайгыртучы журналист эшләргә тиеш”, диде Ибраһим ага.

Әңгәмәдә Удмурт радиосындагы “Очрашу” тапшыруларының вакытын озынайту (хәзер иртән 15 минутлык тапшыру эфирга чыга) һәм чыгарылышларны кичке эфирда кабатлау мәсьәләсе дә күтәрелде.

Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең мактаулы президенты Мәсгут ага Гаратуев теле- һәм радиотапшыруларының, татар басмасының рейтингын ачыклау ниятеннән халык арасында сораштыру үткәрүне дә эш планына кертергә тәкъдим ясады. Берничә ел элек шундый сораштыру уздырылган булган. Хәзер аны тагын кабатларга тәкъдим итте Мәсгут ага.

Мәсгут Гаратуев

Мәсгут Гаратуев

Шул ук вакытта Мәсгут ага Гаратуев, элеккеге еллардагы кебек ТВ, радио, газета – бер план нигезендә эшләргә тиеш, дип билгеләп үтте.

Мәгълүмат чараларында да, газета битләрендә дә сәяси темага язмалар сирәк булуына да басым ясады аксакал.

Яңарыш” газетасы мөхәррире Рәмзия Габбасова моңа болай җавап бирде:

“Газета сәяси басма түгел. Газета – милләтебезнең халәтен, көнкүрешен, тормышын чагылдыра торган басма. Ә инде сәяси язмаларга килгәндә, безнең “Публицист мөнбәре” дигән сәхифә бар. Анда Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлеге әгъзалары үзләренең сәяси фикерләрен белдерә ала. Әлбәттә, милли басма сәясәттән читтә түгел. Милли сәясәт – ул гомуми сәясәткә бәйле һәм аерылгысыз. Әмма без милли мәнфәгатьләребезне күбрәк яктыртабыз”.

Рәмзия Габбасова сүзләренчә, газета быел үзгәрешләр белән нәшер ителә. Мисал өчен, аена бер тапкыр Татарстаннан “Атна вакыйгалары” кушымтасы белән чыга. Бу, үз чиратында, җирле авторларга да язмаларын югары дәрәҗәдә, сыйфатлы әзерләргә этәргеч булып тора. “Яшь кадрлар да бар”, дип өстәде Рәмзия Габбасова.

Рәмзия Габбасова

Рәмзия Габбасова

15 ел Удмуртиянең татарлар тупланып яшәгән төбәкләрендә татар телендә радиотапшырулар алып барылды. Ике ел элек ул тапшыруларны әзерләүчеләр кыскартылган. Хәзер төбәк радиолары татарча сөйләми. Сарапулдан Вәҗига Заһидуллина һәм Воткинскидан Гөлфия Исхакова инде радио хәбәрчеләре штатыннан чыгарылган.

Районнарда татар тапшырулары кыскартылуы хакында үзара сөйләшеп кенә калганнар. Хәзер мәктәпләрдәге татар сыйныфлары, бакчаларда милли төркемнәргә дә ябылу куркынычы яный. Ул вакытта бердәм чаң сугып, төбәкләр берләшеп мөрәҗәгатьләр, җитәкчеләргә хатлар язган булса, бәлки, радиотапшыруларны саклап калырга да мөмкин булгандыр.

“Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә төбәкләрдә яшәүче татарларның мәнфәгатьләрен яклап, тиешле министрлыкларга мөрәҗәгать язып, аны чишү юлларын эзләргә дигән карар кабул ителде”, диде Удмуртия татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов.

Шулай ук язучыларга хезмәт хакын түләү мәсьәләсе дә күтәрелде “түгәрәк өстәл”дә. Удмуртия язучылар берлегенең татар язучылары бүлеге рәисе Ринат Батталов Түбән Новгородта язучыларга ай саен хезмәт хакы түләнүен җиткерде. Республикада да бу тәҗрибәне өйрәнеп, гамәлгә кертүне күздә тотарга кирәклегенә басым ясалды ул. “Шулай ук язучыларның китапларын бастыруда проблемалар бар. Татарстан тарафыннан читтә яшәүче татарларга игътибар киметелүе дә төбәкләрдәге милләттәшләребезнең тормышына тискәре йогынты ясый”, диде Ринат Батталов.

Күтәрелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде. Бу хакта төрле идарәләргә һәм министрлыкларга мөрәҗәгать кабул ителде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG