Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:16

Мәскәүдә “Рус маршы”на ун меңләп кеше җыелды


Мәскәүдә “Рус маршы”на ун меңләп кеше җыелды

Мәскәүдә “Рус маршы”на ун меңләп кеше җыелды

4 ноябрь көнне рус милләтчеләре Русиянең төрле шәһәрләрендә “Рус маршы” үткәрә. Азатлык сәхифәсе Мәскәүдәге йөрештән туры видеотрансляция тәкъдим итте.


Русия бүген Халыклар бердәмлеге көнен билгели. Шушы көнне рус милләтчеләре илнең 60 шәһәрләрендә маршлар үткәрергә җыенуларын белдергән иде.

Мәскәүдә «Рус маршы» Люблино районында үтә. Хәбәрчеләребез әйтүенчә, анда 10 меңнән артык кеше җыелган. Оештыручылар сүзләренә караганда исә, чарада 25 мең кеше катнаша. Маршның шигарьләре: «Руслар алга!», «Русия – руслар, Мәскәү – мәскәүләр өчен!», «Мәскәү – рус шәһәре!», «Рус яшьләренә – иреклек!»

Маршта катнашучылар арасында битлек кигән кешеләр бик күп. Күбесе – яшьләр. Журналистлар аларның ачуларын кузгата. Вакыт-вакыт аларга вак ташлар һәм тәңкәләр атып торалар.

Чарада полиция хезмәткәрләре бик күп. Хәбәрчеләребез әйтүенчә, тәртип саклаучылар 40 йөк машинасы белән китерелгән. Чараны күктән боралак күзәтеп тора.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG