Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:42

Русия АКШ түрәләренең "кара исемлеге"н игълан итте


Русиянең АКШ түрәләре “кара исемлеге”нә 11 кеше теркәлде.

Русия Тышкы эшләр министрлыгында белдерүенчә, анда башка илләр ватандашларының хокукларын бозган Америка дәүләт хезмәткәрләре кертелгән.

Атап әйткәндә, сүз Гуантамо – Кубадагы тоткыннарны җәзалаган төрмә белән бәйле булган кешеләр турында бара.

Русиянең АКШ түрәләре «кара исемлеге» - Америка сенаторы Бенджамин Кардинның «Магнитский исемлеге»нә җавап буларак төзелгән. Әлеге исемлектә Русия түрәләре исемнәре язылган. Алар Hermitage Capital фонды юристы Сергей Магнитскийның 2009 елда Мәскәү изоляторында үлеп китүенә бәйле булуда шикләнә.

XS
SM
MD
LG