Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:51

Бутны Нью-Йорк мәхкәмәсе канун бозып корал сатуда гаепләде. Мәскәү аны Русиягә кайтарырга тырыша. Белгечләр корал сатуда Мәскәүнең дә бәйләнеше булырга мөмкин дип белдерә.


2 ноябрьдә Нью-Йоркта мәхкәмә утырышчылары русияле Виктор Бутны американ ватандашларын, Кушма Штатларның дәүләт хезмәткәрләрен үтерү максатында сүз берләшүдә, корал сатарга тырышуда һәм террор оешмасына ярдәм итүдә гаепләү карары чыгарды. Берничә сәгать үтүгә үк Русия тышкы эшләр министрлыгы әлеге карарның гадел булуына шик белдерде.

Министрлык АКШ хакимияте мәхкәмә эшенә басым ясаган дип әйтә. Мәскәүнең Бутны Русиягә кайтарырга тырышачагы турында да белдерелде. Министрлык вәкиле Александр Лукашевич, Бутны Таиландтан АКШ-ка алып китү дә кануни булмаган, Кушма Штатлар хакимияте аны “бик кырыс шартларда тоткан” диде.

“Русия тышкы эшләр министрлыгы алга таба да Виктор Бутның, Русия ватандашы буларак, кануни хокукларын тәэмин итү өчен бөтен чараларны күрәчәк. Безнең максат аның ватанга кайтуына ирешү”, диде Лукашевич.

Тикшерүдә булган мәгълүматларга күрә, элекке совет офицеры, 44 яшьлек Бут Колумбиянең ФАРК (Колумбия революцион кораллы көчләре) террорр оешмасына корал сатып миллионлаган доллар акча эшләргә җыенган.

Мәхкәмә эше аудио язмаларны тыңлап дәвам итте

Бутка хөкем карары 2012 елның 8 февралендә игълан ителер дип көтелә. Аны 25 елдан алып, гомерлеккә төрмәгә ябарга мөмкиннәр.

Бут үзе бөтен гаепләүләрне кире кага. Мәхкәмә вакытында аның адвокаты да әлеге утырышта катнашучыларны, Русия бизнесмены сатып алучыларга ракеталар вәгъдә итү юлы белән алдаштырып, бары тик ике тотылган транспорт очкычын гына сатарга теләгән дип ышандырырга тырышты. Адвокат бу сүзләргә бернинди дәлилләр дә китермәде һәм шаһитлар да чыгыш ясамады.

Бутны Бангкоктан АКШ-ка алып киткән вакыт, 16 ноябрь 2010

Бутны Бангкоктан АКШ-ка алып киткән вакыт, 16 ноябрь 2010

Бутны гаепләү берничә сәгатьлек аудио язмаларны тыңлау белән бергә кушылып барды. Анда Бут үзләрен Колумбиянең ФАРК төркеме вәкилләре дип белдергән американ агентлары белән сөйләшүләр алып бара.

Әлеге тасмада Русия ватандашы террор оешмасына йөзләрчә “җир-һава” портатив ракеталар, биш мең Калашников автоматы, миллионлаган ядрә һәм транспорт очкычлары китерергә әзер икәнлеген белдерә.

Бут әлеге коралның Колумбия армиясендә ФАРК-ка каршы көрәшүче американнарга атылачагы турында белеп, “Безнең сезнең белән дошманыбыз уртак”, дип әйтә.

Гаепләү ягыннан шаһит буларак Бутның элекке хезмәттәше Эндрю Смулян һәм кармакка төшерүчеләр - наркотикларга каршы көрәш идарәсенең ике хезмәткәре чыгыш ясый.

Бут 2008 елдан бирле сак астында. Ул Кушма Штатларның махсус хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан Бангкокта тоткарланган иде. Соңрак Бутны Таиландтан Кушма Штатларга китерделәр. Кушма Штатларның иминлек хезмәте советлар вакытындагы хәрби һава көчләренең элекке офицерын дөньяда иң эре корал сатучы дип атый.

Бут нәрсәдер белергә мөмкин

Мәскәү нигә Бутны Русиягә кайтару өчен өзгәләнә дигән сорау да туа. “Ежедневный журнал” сәхифәсе баш мөхәррире урынбасары, хәрби белгеч Александр Гольц әйтүенчә, Мәскәүнең Бут белән кызыксынуында ике теория бар.

Александр Гольц

Александр Гольц

“Беренче вариант – Бут чыннан да нәрсәдер белә. Аның корал белән махинацияләре, йә булмаса махинацияләр оештырырга тырышуы Русиянең кайсы да булса дәүләт структураларына, йә югары хакимияттә утыручы кешеләргә таянган булган. Бу очракта әлеге кешеләр Бут гомерлеккә төрмәгә ябылса, рәсми Мәскәүгә ошамаган нәрсә дә булса сөйләр дип борчыла”, ди Гольц.

Икенче яктан, Гольц фикеренчә, Бутның Мәскәү белән бернинди бәйләнешләре дә булмаска мөмкин.

“Икенче теориянең дә шулай ук яшәүгә хокукы бар. Бут беркем белән дә бәйләнештә түгел, әмма Мәскәүдә американ хокук саклау системасына да, американ хөкүмәтенә дә ышанмыйлар. Бутны бик озакка утырткан очракта, Мәскәү американнар аны Русия хакимиятенә каршы сөйләргә мәҗбүр итәчәк дип уйлый. Шуңа күрә Бутны тизрәк аннан чыгарырга тырышалар. Әмма аны кайтаруга бернинди өмет тә юк”, Гольц.

Кораллы эшне ФСБ белми калмый

Башка белгечләр исә, Бут Русиядә бәйләнешләре булмый торып алай озак вакытлар корал сату белән шөгыльләнә алмас иде, ди. Бәйсез хәрби белгеч Павел Фельгенгауэр сүзләренчә, коралны кайда да булса җиткерү өчен документлар һәм сертификатлар, рөхсәт кәгазьләре кирәк. Аларны алу өчен түрәләр ярдәменнән башка булмый. Бут әлеге документларны Мәскәүдәгеләр тырышлыгы белән алган булырга да мөмкин.

Юрий Вдовин

Юрий Вдовин

Русия иминлек хезмәтләренең эшчәнлеген карап барган хөкүмәттән тыш “Гражданский контроль” оешмасы башлыгы урынбасары Юрий Вдовин сүзләренчә, ФСБ үзенең бу эштә катнашы булуны сиздермәс өчен Бутны АКШ-тан йолып алырга тырыша.

“Әлеге хезмәтнең (ФСБ) төп криминаллыгы шунда – ул Советлар вакытыннан ук калды һәм Дәүләт иминлек хезмәтенең советлар вакытындагы төрле структуралар аша алып барган җинаятьчел эшчәнлеге – бөтен дөньядагы террорчыларга ярдәм күрсәтүе, бәлки хәзер ул аны яшерен рәвештә дәвам итә торгандыр. Бут белән булган хәлләр хәзер бик кызык рәвештә үсештә. Мин әлеге департаментның Бут эшенә катнашы юк дигәнгә ышанмыйм. Корал ташысыннар да, алар белмәсен инде. Шуңа күрә аны бөтен комитетлар аша якларга тырышалар да. Ул барыбер бер рәвештән икенче рәвешкә әйләнгән җинаятьчел КГБ оешмасы. Аннан җүнле нәрсә көтеп булмый”, ди Вдовин.

Нью-Йоркта Бут эшен караган мәхкәмәдә булган Русия журналисты Владимир Козловский радиобызга "мәхкәмә карары чыкканчы Русия консуллыгы бу эшкә артык кызыксыну күрсәтмәде, алар беренче көнне генә килеп киткән иде", диде. Ә хәзер исә Русия тышкы эшләр министрлыгы Бутны кайтару өчен берсеннән-берсе көчлерәк белдерүләр ясый башлады.

XS
SM
MD
LG