Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:42

Сәяси репрессия елларында татар милләте үсешенә зур өлеш керткән аерым шәхесләр генә түгел, ә тулы нәселләр дә корбан ителгән. Шәҗәрәләре XIII гасырга килеп тоташкан күренекле Апанаевлар нәселе дә шулар арасында.


Апанаевлар нәселенең шәҗәрәсе XVIII гасырга кадәр гарәп телендә язылган. Нәсел фамилиясе Ярмәк исемле сәүдәгәр улы Апанайдан башланып киткән. Апанай инде 15 яшендә мәдрәсәне тәмамлап, 20 яшьләрендә Казанның иң белемле кешеләренең берсе булган.

Нәсел тарихы күренекле шәхесләргә бай

1715 елда Апанайның Исмәгыйль исемле малае туган. 1763 елда әби патшаның татарларга бөтен империя буйлап сәүдә итү эшләрен рөхсәт иткән боерыгы чыккач, Исмәгыйль беренчеләрдән булып, Түбән Новгород, Самар, Ростов, Мәскәү, Петербур шәһәрләре белән сәүдә элемтәләре төзи.

Исмәгыйль сәүдәгәрнең Муса һәм Йосыф исемле малайлары тугач, ул Иске татар бистәсендә ике катлы таш йорт сала. Ә 1782 елда Казанда Татар Ратушасы урнашкач, Исмәгыйль Казан татарларының башлыгы булып билгеләнә.

Муса Апанаев исә иң эре сәүдәгәр, сәнәгатьче, хәйрияче, бик күп йортлар тотучы буларак тарихта калган. Авыр хәлле мөселман гаиләләренә матди ярдәм күрсәткәне, Рамазан аенда, Корбан бәйрәмендә хәйриячелек эшләре башкарганы өчен Муса Апанаев шәрәфле ватандаш исемен ала. XVIII гасыр ахырында ул Сәфьян урамында зур гына җир кишәрлеге ала, анда ике катлы таш йорт салып, нәсел нигезе булдыра.

Беренчеләрдән булып Габдулла Апанаев корбан ителә

XIX гасырда Апанаевлар сабын кайнату, тире эшкәртү заводы, кунакханәләр, күпсанлы йортлар тоталар. XX гасырда Апанаевлар татар халкы мәгърифәте, мәгарифенә зур өлеш кертә. Әмма Совет хакимияте урнашкач, беренче репрессия корбаннары арасында күренекле мәгърифәтче Габдулла Апанаев та була.

Сакланып, буыннан-буынга күчкән сәгать

Сакланып, буыннан-буынга күчкән сәгать

“Апанаевлар нәселендә татар халкы тарихында җуелмаслык эзләр калдырган шәхесләр. Габдулла Габделкәрим улы Апанаевны гына алыйк. Ул хәзер Нурулла исемен йөрткән мәчетнең мулласы булган. 1905 елны -- халык азатлык өчен көрәшкә күтәрелгән чорларда “Иттифак” партиясе төзелә. Габдулла Апанаев аның үзәк комитеты әгъзаларының берсе була.

Аннары 1905 елны ул “Азат” дигән газет чыгара башлый. Моңа кадәр энесе Бәдретдин Апанаев белән дә газет чыгару өчен оешмаларга мөрәҗәгать итә, берничә ел йөри. Һәм, ниһаять, 1905 елда алар газет чыгаруга рөхсәт алуга ирешәләр.

Үзебезнең дәүләтчелегебезне булдырырга тырышып, әлеге хәрәкәттә катнашып йөргән эшләре өчен 1908 елда Габдулла Апанаев, Галимҗан Баруди, Салимҗан Барудилар белән ике елга Вологдага сөргенгә китә. Алар сөргенгә киткән вакытта аларны озатырга килгән халыкның иге-чиге булмый.

1908 елдан 1910 елга кадәр ул сөргендә була. Һәм шул сөргеннән кайткач та азатлык өчен көрәшүен, милләтебезнең бербөтен булып, азат халык, азат дәүләт булуы өчен көрәшен туктатмый. 1918 елда ул кулга алына.

Апанаев халык дошманы булып таныла. Совет хакимияте кергәч, иң беренчеләрдән булып Габдулла Габделкәрим улы Апанаев үтерелә”, дип сөйләде тарих фәннәре белгече Тәэминә Биктимирова.

“Кәфенлек тегәргә мөмкинлек булмады”

Репрессия елларында Апанаевлар нәселеннән 10 кеше атып үтерелә, күпләре сөргенгә җибәрелә. Совет хакимияте татар халкының күренекле, гыйлемле нәселен тамырдан кыру максатын куя.

Сөргенгә җибәрелгән туганнарының кайтуын Апанаевлар һәр көнне көтеп яшәде, ди Апанаевлар нәселе дәвамчысы, тамырлары белән Муса һәм Йосыф Апанаевларга тоташкан Илүзә Апанаева.

Аның әбисенең әтисе Ибраһим Апанаевны да Архангельск губернасына Медвижогороск шәһәренә сөргенгә җибәрәләр. Ибраһим Апанаевның олы улы Мөхәммәт берничә тапкыр әтисе янына барып карый, икенче тапкыр баруда гына бер сәгатьлек очрашу рөхсәт ителә. Ибраһим Апанаевның ни рәвешле үлүе турындагы хәбәр туганнарына күп еллардан соң гына килеп ирешә:

“Дәү әнием бер кеше килде дип сөйләде. 1954 ел булган ул. Баштан: "Сезгә Апанаев Ибраһим кем була?" дип сораган ул кеше. Әбием: "Мин аның кызы", дигән. Килгән кеше дәү әниемә бабамның ничек авырып үлүе, аның ничек күмелүе турында сөйләгән:

"Кәфенлек тегәргә үзегез аңлыйсыз, мөмкинлек булмады, әмма казылган чокырга төшеп, ләхет алдым. НКВД кешеләренә, без аның белән бер җирдән, Казанда яшәдек, үзем генә аны җирлим, дидем."

НКВД кешеләре киткәч, җирләгән ул кеше елый-елый Коръән укыган. 1942 елның октябре булган ул. Шулай итеп, бабамның үлгән көне билгеле булды. Аны ишеткәч, туганнарны җыеп Коръән укыттык”, дип сөйләде Илүзә Апанаева.
XS
SM
MD
LG