Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Яблоко” фиркасе: “Татар теленең Русиядә дәүләт теле булуы зыян китермәс”


Сулдан: Андрей Бабушкин һәм Сергей Митрохин
Сулдан: Андрей Бабушкин һәм Сергей Митрохин

3 ноябрь көнне “Яблоко” фиркасе Казанда татар телендәге сайлау алды платформасы белән таныштырды. Партия рәисе Сергей Митрохин, татар теленең Русиядә дәүләт теле булуыннан беркемгә дә зыян килмәс, дип белдерде.


“Яблоко” фиркасе Казанда сайлау алдыннан тарафдарлары, җәмәгатьчелек белән очрашып, платформасын тәкъдим итте. Иң гаҗәбе, Русиякүләм партиянең платформасы татар һәм башкорт телләренә дә тәрҗемә ителгән иде. Фирка алга таба платформаны Русиянең башка халыклары телләренә дә тәрҗемә итәргә планлаштыра.

Халыклар бердәмлеге көне Русияне җимерә

Партия лидеры Сергей Митрохин фикеренчә, Бердәмлек көне бәйрәм булып чыкмады. Киресенчә, Мәскәү 4 ноябрьдә төрле радикаль милләтчеләр мәйданына әйләнә. “Бу әйберләр һәм милләтче сәясәт Русияне дәүләт буларак таркатуга алып бара”, диде Сергей Митрохин.

“Яблоко”ның Татарстан бүлеге башлыгы Андрей Бабушкин сүзләренчә, хәзер Русиядә яшьләр радикаль милләтчелеккә китә бара. Моның куркыныч булуын уку йортларында аңлатырга тырышабыз, ди ул. Шуңа “Яблоко” фиркасе урта мәктәп програмына милләтара аралашу дәресләрен кертүне таләп итә.

Түрәләргә һәм гади халыкка бер пенсия түләргә кирәк

Татар телендә язылган платформада күрсәтелгәнчә, Русия хакимиятендә “бушка ашау” улакларын бетерергә, бюджет акчасының түрәләр һәм олигархлар кесәсенә керүен тыярга кирәк. “Яблоко”лар дәүләт урыннарын эшмәкәрләрнең туганнарына бирүне бетерү яклы.

Очрашу барышы
Очрашу барышы

“Яблоко” партиясе фикеренчә, түрәләрнең һәм депутатларның өстенлекләрен, ягъни “мигалкаларын” бетерергә кирәк. Аннан сон түрәләр һәм гади халык өчен бер үк күләмдә пенсия түләү системасы булдырылырга тиеш.

“Яблоко”лар җиңел кулдан гына бизнес, мәгариф, медицина тармакларында да реформалар вәгъдә итә.

Милли республика лидерлары “Яблоко”га булышмаган

Сергей Митрохин белдерүенчә, 2004 елда партия Думада төбәк җитәкчеләрен сайлау хокукын җирле халыкка калдыру өчен көрәшкәндә, Татарстан һәм Башкортстан президентлары Миңтимер Шәймиев белән Мортаза Рәхимов “Яблоко” инициативасына ярдәм күрсәтмәгән. Билгеле булганча, 2004 елда Русия республикаларында президентларын Мәскәүдән билгеләп куя башладалар.

“1990 елларда бәйсезлек өчен көрәшкән лидерлар 2000 еллар башында безнең тәкъдимнәрне тормышка ашырырга ярдәм итмәде”, ди Сергей Митрохин.

“Яблоко” фиркасе республика бюджетын республикада калдыруны яклый. Мисал өчен, Татарстан акчасын Мәскәүгә алып китеп, аннан шуның бер өлешен кире алу системасын дөрес түгел, ди Митрохин.

Сергей Митрохин, татар теленең Русиядә дәүләт теле булуыннан да беркемгә зыян килмәс, дигән фикердә. Аның сүзләренчә, Русиядә һәрбер телне дәүләт теле итәргә кирәк.

Яблоков: “Путин белән Медведев табигатьне пычрата”

“Яблоко” фиркасенең платформасын тәкъдим итү чарасында “Зеленая Россия” партиясе лидеры Алексей Яблоков та чыгыш ясады. Ул Русиядәге табигать проблемнарына тукталды.

Сергей Митрохин һәм Алексей Яблоков
Сергей Митрохин һәм Алексей Яблоков

Аның фикеренчә, Путин һәм Медведев табигатьне пычрату сәясәте алып бара. Бу ялгыш түгел, ә махсус сәясәт, диде ул.
XS
SM
MD
LG