Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рус маршы»н оештыручыларның берсе тоткарланды


Russia -- Russian ultra nationalists attend a May Day rally on International Workers' Day, or Labour Day in Moscow, 01May2011
Russia -- Russian ultra nationalists attend a May Day rally on International Workers' Day, or Labour Day in Moscow, 01May2011
Мәскәүдә «Рус маршы»н оештыручыларның берсе Константин Крылов тоткарланды. Бу турыда Крылов үзе җитәкләгән үтә милләтчеләр сайты хәбәр итә. Анда әйтелгәнчә, Крыловны рәсми булмаган киемдә 4 кеше аның йорты янында тоткарлады. Әлеге мәгълүмат рәсми рәвештә әлегә расланмады.

Русия бүген Халыклар бердәмлеге көнен билгели. Шушы көнне урыс үтә милләтчеләре илнең 60 шәһәрләрендә маршлар үткәрергә җыенуларын белдергән иде.

Мәскәүдә «Рус маршы» Люблино районында үтә. Хәбәрчеләребез әйтүенчә, анда 10 меңнән артык кеше җыелды. Оештыручылар сүзләренә караганда исә, чарада 25 мең кеше катнаша. Маршның шигарьләре: «Руслар алга!», «Русия – руслар, Мәскәү – мәскәүләр өчен!», «Мәскәү – рус шәһәре!», «Рус яшьләренә – иреклек!»

Маршта катнашучылар арасында битлек кигән кешеләр бик күп. Күбесе – яшьләр. Журналистлар аларның ачуларын кузгата. Вакыт-вакыт аларга вак ташлар һәм тәңкәләр белән атып торалар.

Чарада полиция хезмәткәрләре бик күп. Хәбәрчеләребез тәртип сакчылары белән тулы 40 йөк машинасы турында сөйли. Күктә чараны боралак күзәтеп тора.
XS
SM
MD
LG