Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә «Марс-500» исемле эксперимент тәмамланды


«Марс-500» экспериментында катнашучылар
«Марс-500» экспериментында катнашучылар
Мәскәүдә Кызыл планетага сынау очышын оештырган «Марс-500» исемле эксперимент тәмамланды.

Анда өч русияле, француз, итальян һәм кытай кешеләре катнашты. Халыкара экипаж дөньядан аерылган хәлдә 520 көн үткәрде.

Тәҗрибә очышы 3 баскычтан торды: Марска «очу», «планета өстендә тору» һәм Җиргә «кайту».

Элеге эксперимент галимнәрне борчый торган сорауга җавап бирергә тиеш: 60 миллион чакрымга сузылган юлны кеше экстремаль шартларда кичерә аламы-юкмы.
XS
SM
MD
LG