Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:49

Башкортстанда Корбан бәйрәмдә яңа мәчетләр ачыла


Корбан бәйрәм, Уфа (архив фотосы)

Корбан бәйрәм, Уфа (архив фотосы)

Корбан бәйрәм быел да бик колачлы һәм күркәм үтәчәк дип көтелә. Республика халкы өчен рәсми ял көне дә булгач, милләттәшләр туган-тумача белән очрашу, корбан чалу, Коръән ашлары җыю форсатын алды. 6 ноябрь – бәйрәмнең беренче көнендә иң күп чаралар оештырыла.


Башкортстанда Корбан бәйрәмгә соңгы әзерлекләр бара. Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм Башкортстан мөселманнары диния нәзарәты рәисе Нурмөхәмәт Нигъмәтуллин дин кардәшләргә котлау белән мөрәҗәгать итте.

Корбан гаете тантаналары, иртәнге сәгатьләрдә үк, республиканың һәр төбәгендә иртәнге намазлар һәм вәгазьләр белән башлана. Уфадагы иң зур чара, һәр елдагыча, “Ләла-Тюльпан” Җәмигъ мәчетендә үтәчәк. Мәчеткә җыелучылар алдында баш мөфти, шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин бәйрәм вәгазен сөйли. Бу вәгазь Башкортстан “Юлдаш” телевидениесе аша тулысынча туры эфирда күрсәтеләчәк

Әюп хәзрәт

Әюп хәзрәт

Арытаба дин кардәшләр хәерләр өләшә һәм мәчет ишегалдына чыгып, корбан чалдыра. Ике йөздән артык сарык корбан китереләчәк анда. Бәйрәмгә килүчеләрне, һәр елдагыча, хуш исле пылау һәм кайнар шулпа белән сыйлаячаклар.

Уфадагы Корбан гаете чаралары тагын Тукай урамындагы борынгы Җәмигъ мәчетендә, “Ихлас”, “Гуфран”, “Хәмзә” мәчетләрендә һәм башка мәхәлләләрдә дә оештырыла. Аларның һәммәсендә дә урамда зур казаннарда кайнар аш һәм пылау пешерелә.

Башкортстан мөселманнары диния нәзараты рәисе урынбасары Әюп Бибарсов әйтүенчә, быелгы Корбан гаете бәйрәменә аеруча җитди әзерлек алып барылган. “Азатлык” радиосы аша дин кардәшләрне ошбу бәйрәм белән дә котлады Әюп хәзрәт.

Корбан гаете чаралары, һәр елдагыча, өч көн дәвам итә. Бәйрәм барышында корбан чалулар да, туган-тумачаларны аш мәҗлесенә чакырулар да оештырыла. Кайбер районнарда бу көннәрдә яңа мәчетләр дә ачыла.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG