Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар галиме Рәиф Әмиров юбилеен билгели


Рәиф Әмиров
Рәиф Әмиров

Уфадагы күренекле татар галиме, мөгаллим һәм язучы Рәиф Әмиров бу көннәрдә үзенең 70 яшьлек күркәм юбилеен билгели. 10 ноябрь көнне аны рәсми котлау чаралары оештырыла.


Башкортстанның Балтач районында туып үскән милләттәшебез соңгы кырык елга якын гомерен Башкортстан дәүләт педагогия институтына багышлады. Ә утыз ел буе биредәге урыс әдәбияты кафедрасына җитәкчелек итте ул. 27 яшендә үк кандидатлык диссертациясен яклаган белгеч күп тә үтми докторлык хезмәтен дә башкарып чыкты һәм профессор дәрәҗәсен алды. Шулай ук әллә күпме аспирантлар да әзерләде танылган галим һәм мөгаллим.

Халыкара югары уку йортлары академиясе академигы Рәиф Әмиров әдәби иҗатка да, әдәби тәнкыйтькә дә вакыт таба. Бихисап яшь каләм әһелләрен дә зур әдәбиятка илһамландырды ул. Татар һәм башкорт әдипләренең иҗатларын өйрәнеп йөзләрчә мәкалә язган милләттәшебез әлеге көндә дә бу эштән туктамавын әйтә.

Рәиф Әмиров тынгысыз җәмәгать эшлеклесе дә. Озак еллар инде татар милли хәрәкәтендә дәрманлы эшләүче шәхес ул. Башкортстан татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы буларак та биниһая зур эшләр башкара Рәиф әфәнде. Башкортстан татар телле язучылары берлеген оештыру юлында да көрәшче рухын күрсәтте. Дистә елга якын мәхкәмә утырышлары аша шушы берлекне рәсми теркәтүгә иреште Рәиф әфәнде. Әлбәттә, әлеге көндә бу берлек, бюджеттан финанс ярдәм булмау сәбәпле, чын-чынлап эшләп китә алмый. Әмма Рәиф Әмиров аның якты киләчәгенә өметләрен өзми:

– 70 яшьлек юбилеемны яңа гыйльми хезмәтләрем һәм әзер кулъязмалары белән каршы алдым, ә киләчәккә уй-ниятләрем тагын да зурдан. Татар милли хәрәкәтендәге эшләремне дә дәвам итәчәкмен. Мин утыз ел буе университеттагы урыс әдәбияты кафедрасы мөдире вазифаларын башкардым. Быел исә бу вазифадан китеп мөгаллим генә булып калдым. Шуңа күрә хәзер үземнең әдәби иҗатка да вакыт күбрәк булачак. Әле менә танылган галимебез Суфиян Сафуанов хакындагы күләмле генә китабымны язып бетеп нәшриятка әзерләдем. Туган авылыма, якташларыма багышланган китапны да яза башладым. Аннан соң үземнең тормыш юлымны чагылдырган әдәби-нәфис китап та язарга җыенып торам.

Рәиф әфәнде, Сез татар милли хәрәкәтендә җигелеп эшләүчеләрнең берсе. Башкортстан татар оешмаларының бүгенге эшчәнлеген ничегрәк бәяләр идегез?

– Татар оешмалары эшчәнлеге җай гына бара. Без теләгәнчә үк матур нәтиҗәләргә ирешеп булмаса да, кайбер тәгаен эшләребез бар. Без хәзер урамнарга чыгып, хокукларыбызны яклап, көрәшеп йөрү яшеннән узган. Шуңа күрә эшне тыныч кына, әмма максатлы дәвам итәбез. Менә Уфа үзәгендәге УЗЭМИК мәдәният сараен татар оешмаларына тапшырсалар, аны “Татар йорты” итәчәкбез. Анда инде безнең чараларны оештыруга мөмкинлекләр дә артачак.
XS
SM
MD
LG