Accessibility links

Төркия Гыйрак көрдләреннән ярдәм сорый


Төркия Тышкы эшләр министры Әхмәт Давытуглы (у) һәм Гыйрак Көрд автономиясе башлыгы Мәсүд Барзани (с)
Төркия Тышкы эшләр министры Әхмәт Давытуглы (у) һәм Гыйрак Көрд автономиясе башлыгы Мәсүд Барзани (с)
Төркия көрд сепаратистлары белән көрәшү өчен Гыйрак көрдләре белән хезмәттәшлек итәргә тырыша.

Бүген Төркия президенты Абдулла Гүл Истанбулда Гыйракның төньягындагы Көрд автономия төбәгенең башлыгы Мәсүд Барзани белән очраша.

Кичә исә төрек Тышкы эшләр министры Әхмәт Давытуглы Барзанидән кораллы сугышчыларга каршы көрәштә ярдәм итүне сорады.

Төркиядә тыелган Көрд эшчеләр фиркасе кораллы сугышчыларының күбесе Гыйракның төньягында яшеренеп яталар. Шушы җирләрдән алар Төркиягә һөҗүмнәр оештыра. Көрд сепаратистлары Төркиянең көньяк-көнчыгышында бәйсез Көрдестан дәүләтен булдыру өчен көрәшә.
XS
SM
MD
LG