Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Бердәмлек көне тәре йөрешеннән башланды


Казанда Тәре йөреше узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:43 0:00
йөкләү

4 ноябрь көнне Казанда Изге Ана иконасы хөрмәтенә уздырылган Тәре йөрешендә, полиция мәгълүматына күрә, дүрт мең чамасы кеше катнашкан.

Бүген Татарстанда Бердәмлек көне бәйрәме төрле чаралар белән билгеләп үтелде. Казан Кирмәненнән тәре йөреше белән башланган көн, Бауман урамында урыс милләтчеләренең җыены белән дәвам итте. Шулай да күпчелек бу көннең нинди бәйрәм булганын белми.


Казанда 4 ноябрь иртәсе аяз, әмма салкынча булуга карамастан Казан Кирмәне эчендәге “Благовещение” чиркәве янына җыелган халык хәйран күп иде. Бүген Христиан динендәгеләр өчен изге иконаларның берсе – "Казан Изге Анасы" иконасы халыкка күрсәтелде.

“Казан Изге Анасы” иконасын 5 меңгә якын кеше карады

Иконаны карарга килүчеләр күп булды. Кирмән урамы.
Иконаны карарга килүчеләр күп булды. Кирмән урамы.
Иконаны күрергә килүчеләрнең күпчелеге урта һәм олы яшьтәгеләр иде. Сәгать 12нчеләрдә иконаны дини җырлар белән чиркәүдән, Казан Кирмәненнән чыгардылар һәм Кирмән урамыннан үтеп, Дзержинский урамы аша башка чиркәүгә алып киттеләр.

Шулай итеп, елга ике мәртәбә оештырылучы "Казан Изге Анасы" иконасын халыкка күрсәтү чарасы тыныч кына үтеп китте. Урыс православ чиркәве тарафыннан оештырылучы чараның беренчесе 21 июльдә Изге Ананың күренүе хөрмәтенә һәм икенчесе 1612 елда Мәскәүне поляклардан азат итү көне дип аталган 4 ноябрьдә халыкка күрсәтелә.

“Тәре йөрешен күрү мөселманнар өчен сәер”

Әлеге чарага карата Казанлыларда төрле фикер бар. Кайберәүләр аңа хөрмәт белән карыйм дисә, кайберәүләр моның хәтле күп кешенең урамнан узуы бераз сәер, ди.

Тәре йөреше вакытында шушындый язулы байрак та җилфердәде.
Тәре йөреше вакытында шушындый язулы байрак та җилфердәде.
Әйтик, Чаллыдан Казанга кунакка килгән Альбина Рәхмәтуллина, халыклар Бердәмлеге көнендә мондый тәре йөрешен аңлап бетерә алмыйм, ди.

"Шуның хәтле күп халыкка шаккатып карап торам. Мондый көнне христиан халкы гына тәреләр күтәреп чыгарга тиеш түгелдер, дип уйлыйм. Бу көн халыклар бердәмлеге көне. Русиядә бит христианнар гына яшәми.

Әмма мөселманнар христианнар кебек тәре йөрешләре уздырмыйлар инде барыбер. Казан Кирмәненә үзем генә кереп чыкмакчы идем, моның кадәр халыкны күргәч куркып калдым" дип, тәре йөрешенә карата үз фикерен белдерде Альбина Рәхмәтуллина.

“Без – бер ил, бер халык”мы?

4 ноябрь бәйрәме тәре йөреше белән генә чикләнеп калмады, Бауман урамында гадәти булмаган чаралар белән дә дәвам итте.

Урамның урта бер урынында “Без бер ил, бер халык” дигән шигар астында Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы белән иҗат яшьләре академиясе концерт оештырды.

Баумандагы концерт урыны.
Баумандагы концерт урыны.
Ә Шаляпин һәйкәле ягына таба бара башлагач, каршыга “Урыслар алга, урыслар алга!” дигән сүзләр кычкырып, бер төркем яшьләр чабышып чыкты. Аларны күргән үтеп баручыларның кайберләре читкә тайпылуны өстен күрсә, кайберләре исә киресенчә аларның кыланмышлары белән якыннанрак танышасы итте.

Бактың исә, алар сәламәт яшәү рәвешен алга сөрүчеләр булып чыкты. Һәрхәлдә алар күтәргән байракларда “Урыслар сәламәт яшәү рәвеше яклы”, дигән язуларны укырга мөмкин иде.

Тик 3 ноябрь көнге Татарстан газетларында, халыклар бердәмлеге көнендә Русиянең күп кенә шәһәрләрендә “Урыс маршлары” үтәчәге, әмма Татарстанда мондый маршка рөхсәт бирелмәве турында мәкаләләр дөнья күргән иде.

Нәкъ менә шушы рөхсәт булмаганга күрә, урыс милләтчеләре үз чараларын “Без сәламәт яшәү рәвеше яклы” дигән исем астында уздырды да инде, дип белдерде чарада катнашучылар.

“Урыс милләтчеләре рәнҗи”

Руслар сәламәт яшәү рәвеше яклы
Руслар сәламәт яшәү рәвеше яклы
Мин үзем бу чараны оештыручылар арасында түгел, бары карап кына торам, ди үзен Рәис Сөләйманов дип таныштырган татар егете. Татарстан хакимияте “урыс маршы” үткәрергә рөхсәт итмичә урыс милләтчеләрен бик нык рәнҗетә, дип саный ул.

Урыс милләтчеләре, ничек инде татар милләтчеләренә 15 октябрьдә чара уздырырга рөхсәт бирәләр, ә безгә юк, дип аптырый, ди ул. Сөләйманов, әлеге рөхсәт Татарстанда урыс милләтчелегенең артык күтәрелеп китмәве өчен бирелми, дип саный.

Урыс милләтчеләренең Шаляпин һәйкәле янында үткән җыенында, “Татарстанга урыс телендә тулы күләмдә укыту кайтарылсын”, “Татарстан хакимиятендә милләтчеләр булмасын”, “Урыслар спортны сайлый”, “Без – урыслар, безнең белән Аллаһ”, “Министр Гыйльметдинов – отставкага”, дигән шигарләр язылган плакатларны күрү мөмкин булды.

Урыс милләтчеләренең әлеге җыенын карарга, “Азатлык” татар яшьләре берлеге вәкилләре дә килгән иде. Алар да үз чарасын оештырды. "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе вазифаларын башкаручы Рәфыйк Кәримуллин, без үз чарабызда мөселманнарның дини бәйрәмнәре көннәрендә Татарстанда исерткеч эчемлекләр сатуны тыюны таләп итәбез, дип белдерде.

Урыс милләтчеләренең Шаляпин һәйкәле янында үткән чарасы
Урыс милләтчеләренең Шаляпин һәйкәле янында үткән чарасы
Шулай итеп Татарстанда халыклар бердәмлеге көне төрле дини, милли, мәдәни чаралар белән үтеп китте. Тик әлеге чараларда бүген нинди бәйрәм соң дип сораштырып карасам да, күпчелек кеше төгәл генә нинди бәйрәм икәнен әйтә алмады.

Моңа гаҗәпләнергә кирәкмидер, чөнки бу хәл Татарстанда гына түгел, гомумрусия күләмендә дә ачык күренә: 43% русияле бүген нинди бәйрәм икәнен белми икән. Гомумрусия җәмгыять фикерен сораштыру үзәге китергән хисаптан күренгәнчә, сораштырылучыларның бары тик 8%ы гына бүген нинди бәйрәм икәнен төгәл әйтә алган.
XS
SM
MD
LG