Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:16

Италия икътисадының хәлен Европа белгечләре тикшерәчәк


Италия премьеры Силвио Берлускони

Италия премьеры Силвио Берлускони

Европа комиссиясенең белгечләре Италия хакимиятенең икътисади реформаларын тикшерү өчен Римга барырга җыена. Аларга Халыкара валюта фонды экспертлары да кушыла.

Бүген «20-лек илләре» саммиты кысаларында Италия премьеры Силвио Берлускони Европа башлыклары һәм АКШ президенты Барак Обама һәм Халыкара валюта фонды җитәкчесе Кристин Лагард белән сөйләшүләр алып барачак.

Италия эчке бурычы күләме ягыннан Европа дәүләтләре арасында артта калган илләр рәтендә тора.

XS
SM
MD
LG