Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 13:05

Мәскәүдә һәм Русиянең башка шәһәрләрендә үткән «Рус маршлары» Халык бердәмлеге көненең рус милләтчеләре бәйрәменә әйләнә баруын һәм шовинизмның ныгуын күрсәтә.


Мәскәүнең Люблино районында үткән «Рус маршы»на башка шәһәрләрдән дә килгән иделәр. Дөрес, андыйлар күп булмады, чөнки Русиянең кайбер калаларында да нәкъ шундый ук чаралар үтте.

Мәскәүдә «Рус маршын»ның җитәкчесе, тыелган үтәмилләтчел Славяннар Берлегенең (Славянский Союз) элекке башлыгы Дмитрий Демушкин радиобызга, йөрештә 20-25 меңләп кеше катнашты, дип аның дәрәҗәсен күтәрергә тырышты. Әмма кайбер чыганаклар анда 10 меңнән артык кеше булды дип хәбәр итә. Шәһәр эчке эшләр идарәсе исә 7 мең генә кеше килгәнен белдерә.

Йөрештә катнашучыларның кулларында «Руслар алга!», «Русия- руслар, Мәскәү – мәскәүләр өчен!», «Рус яшьләренә – ирек!», «Исламизациягә – юк!», «Бердәм Русия – жуликлар фиркасе», «Русия – Путинсыз!», башка милләтчел һәм сәяси шигарләр иде.

Марштан соң митинг-концерт та булды. Ул башланыр алдыннан тавыш көчәйткечләрдән «Кавказны туйдырудан туктарга вакыт» дигән шигарләр дә әйтелде.

Бүген Мәскәүдә нәкъ шундый ук исемдәге икенче бер чара да булды. Аны радикал милләтчеләр Люблинодагы марш алдыннан сәгать 11 дә үткәрде. Төрле милли оешмалардан җыелган 300-ләп кеше кара-ак-сары төстәге империячел әләмнәр белән «Кавказдан башка Русия юк», «Рус ватанпәрвәрләренә ирек!» кебек шигарләр әйтеп үтте. Әмма алар тиз таралышты.

Навальныйның милләтчел чараларга килүе ешая

Төп «Рус маршы» быел Русия оппозициясендә балкып килүче йолдызларның берсе - Алексей Навальный катнашуы белән дә аерылып торды. Навальный, адвокат буларак, үзенең блогы аша хакимияттә утыручы түрәләрнең ришвәтчелеген фаш итеп килүе белән танылды.

Навальный тарафдарлары аның бу маршка кушылуы оппозициядәге коалицияне зурайтырга тырышу, аңа ватанпәрвәрлек төсмере өстәү һәм шулай ук алдагы сайлауда хакимият фиркасе - «Бердәм Русия»гә тавыш бирмәсеннәр өчен, уңнарны үз кампаниясенә тарту да булып тора дип белдерә.

Русиядә оппозициядәге "Яблоко" фиркасе рәисе Сергей Митрохин фикеренчә, милләтчелекнең, бу очракта рус милләтчелегенең, уңай якларын гына сөзеп алып, аны оппозициядә кулланып булмый.

«Йомшаграк һәм алай яхшырак дип белдерүләр иллюзия. Йомшак кына милләтчелек тудырганда, нигәдер бу оешманың төп өлешен тәшкил итүчеләр, гади генә әйткәндә, фашистлар булып чыга. Чөнки милләтчелекнең йомшак, төрле дәрәҗәдәге һәм каты сыйфатлары арасында чикләр юк. Берсе икенчесен барыбер үзенә тартып ала», ди Митрохин.

Кайберәүләр, Навальный ватанпәрвәр шигарләр белән әлегә нацилардан ерак торганнарны да радикальләшүгә этәрә ала дип шүрли.

Русиядә милләтчелек торган саен явызлана, кырыслана бара. 2010 елның декабрендә Мәскәү Кремле янындагы Манеж мәйданында көтмәгәндә үтә милләтчелләрнең тәртипсезлекләре кабынып китте. Көч куллануга кадәр үк барып җиттеләр. Күпләр өчен бу көтелмәгән хәл кебек тоелса да, төрле милләтчел төркемнәрнең инде күптәннән хәлләнеп ныгуына бер мисал иде.

«Рус маршы»на кадәр үк Навальный милләтчел сәясәтне тәмләп караганы булды. Мартта Мәскәү хакимияте Люблинода милләтчеләргә митинг үткәрергә рөхсәт бирде. Анда 7 меңләп кеше катнашты. Бу чарага Навальный да килгән иде. Тагын берсе - 22 октябрьдә, ул «Кавказны Ашатуны Туктатыгыз» дигән митингта катнашты. Бу чара Кремльнең Кавказга субсидияләр бирүенә каршы үткәрелде.

Дөрес, бу юлы Навальный үз чыгышында милләтчелек темасына кагылмады, басымны күбрәк Төньяк Кавказдагы коррупциягә, бюджет акчаларын туздыруга багышлады.

"Режимны ашатуны туктатырга"

Борис Ельцин президент булган вакытта финанс министры урынбасары булып эшләгән Сергей Алексашенко, мондый чаралар вакытында «Режимны ашатуны туктарга вакыт» дигән шигар күтәрелергә тиеш, ди. Ул шулай ук проблема Кавказдан чыкканнар белән түгел, ә Кремльнең сәяси режимында дип әйтә.

Милләтчелек белән шаяручылар бер Навальный гына түгел. ЛДПР үзенең соңгы корылтаен «ЛДПР – руслар өчен» дигән шигар белән үткәрде. Бу партия әлеге төшенчә белән уйнарга бик ярата. Хәзер инде Русиянең дәүләт күләм бәйрәмнәрен дә рус милләтчеләре үз файдаларына куллана башлады.

Мәскәүдә Карнеги үзәге белгече Маша Липман сүзләренчә дә, бу бәйрәм хәзер милләтчеләр кулына күчте.

«Шунысы кызык, 4 ноябрьдәге бәйрәмне шөкәтсез, килбәтсез милләтчеләр кулга төшерде. Хөкүмәт бу бәйрәмне булдыргач, соңыннан аның белән нишләргә белмәделәр. Безнең, чыннан да, нәрсә бәйрәм итүебезгә мөнәсәбәттә, хөкүмәт ягыннан идеологик бушлык барлыкка килде. Хәзер бу бәйрәм чынлыкта милләтчеләр кулына төште, ул аларның бәйрәме хәзер», ди Липман.

Мәскәү мэриясе үтенече белән үткәрелгән тикшерү шуны күрсәтте - башкалада яшәүчеләрнең 25%-ы төрле дәрәҗәдәге милләтчелекне яклавын белдерә. Бәйсез Левада үзәге үткәргән сораштыру исә ил халкының 20%-ының «Русия руслар өчен» дигән шигарне хуплавын күрсәтә. Белгечләр бу күрсәткечне гадәттән тыш югары дип бәяли һәм ул илнең тотрыклыгына куркыныч тудырырга мөмкин дип кисәтә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG