Accessibility links

Полиция тарафыннан тоткарланган яшүсмер прокуратурага мөрәҗәгать итте


Мәскәү – Оппозициянең каршылык чарасы вакытында тоткарланган 16 яшьлек Виктория Кузнецова полиция гамәлләренә шикаять итеп Мәскәү прокуратурасына мөрәҗәгать итте.

Виктория 1 ноябрь көнне Мәскәүнең Триумфаль мәйданында “Башка Русия” хәрәкәте активисты Сергей Аксеновның 6 яшьлек улы белән бергә тоткарланган булган.

“Башка Русия”нең активисты Александр Аверин сүзләренчә, Виктория үзе каршылык чарасында катнашмаган, полициядә аңа янаганнар һәм Сергей Аксеновка каршы күрсәтмәләр бирергә таләп иткәннәр.

Мәскәү полициясе Интерфакс агентлыгына бу яшүсмерләрне аларның иминлеге өчен борчылып тоткарлаганы турында белдерде.
XS
SM
MD
LG