Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меркель: Европага кризистан чыгу өчен кимендә ун ел кирәк булачак


Берлин -- Германия канцлеры Ангела Меркель, Европага хәзерге бурычлар кризисыннан арынып, финанс систамасын тергезү өчен кимендә ун ел кирәк булачак, дип белдерде.

Әлеге фикерен Меркель үзенең интернет сәхифәсендә бәян итте.

Җомга көнне Франциянең Канн шәһәрендә 20лек төркеме саммиты тәмамланды. Евро зонасындагы финанс кризисы җыенның көн тәртибендә төп мәсьәлә булып торды.

Җыенда Халыкара валюта фондының капиталын арттыру һәм аңа Италиянең бюджет дефицитын кыскарту програмы үтәлешен контроль итүне йөкләү турында карар кабул ителде.
XS
SM
MD
LG