Accessibility links

Папандреу яңа хөкүмәт төзү турында сөйләшүләр башлады


Афин – Греция премьер-министры Георгиос Папандреу шимбә көнне президент Каролос Папулиас белән яңа коалиция хөкүмәте төзү турында сөйләшүләр башлады.

Кичә парламентта ясаган чыгышында Папандреу, яңа хөкүмәтнең төп максаты – дефолттан котылу максатында Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фондыннан 130 миллиард евро күләмендә ярдәм алу өчен тиешле шартларны үтәү, дип әйтте.

Җомга кичендә Греция парламенты күпчелек тавыш белән Папандреу хөкүмәтенә ышаныч белдерде.

Халыкара ярдәмне алу шартлары тирәсендәге җәнҗал болай да бөлгенлек читендә торган Грециядә яңа сәяси кризиска сәбәп булды.
XS
SM
MD
LG