Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Гобәйдуллина исемендәге халыкара музыка фестивале ачыла


Казан – Бүген Казанда Суфия Гобәйдуллина исемендәге Беренче халыкара заманча музыка фестивале ачыла. Ул 19 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

CONCORDIA дип аталган фестиваль барышында Гобәйдуллина, Шнитке, Денисов, Шенберг, Хендемит, Чайковский әсәрләре яңгыраячак.

Чыгышы белән Татарстаннан булган композиторлар – Шәмсетдинова, Тимербулатов, Луппов, Анисимова әсәрләренә аерым көн бирелгән.

Күп кенә әсәрләр Казанда беренче тапкыр яңгыраячак.

Хәзерге вакытта Германиядә яшәүче Суфия Гобәйдуллина фестивальдә хөрмәтле кунак булачак. Күптән түгел аңа Казанның мактаулы кешесе исеме бирелде.
XS
SM
MD
LG