Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:49

Корбан бәйрәме көнендә Багдадта сигез кеше корбан булды


Багдад – Якшәмбе Гыйрак башкаласының бер базарында булган өч шартлау нәтиҗәсендә кимендә 8 кеше һәлак булган, дистәләрчә кеше җәрәхәтләр алган.

Шартлаулар Корбан бәйрәменең беренче көнендә, Гыйрак премьер-министры Нури Әль-Мәлики, террор янаулары килү сәбәпле, иминлек көчләрен икеләтә уяу булырга чакырганнан соң берничә сәгать үтүгә яңгырады.

Моңа кадәр Багдадган төньякка таба урнашкан Таҗи шәһәрендә – хөкүмәт тарафлы хәрби төркем җитәкчесе Ясин Дауыт йорты янында 4 шартлау яңгыраган иде. Дауытның хатыны, энесе, барлыгы 4 кеше һәлак булды, Дауыт үзе исән калды.

XS
SM
MD
LG