Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус хакимиятләре оппозициянең “Нәфрәт көне”н өзде


Мински – Беларус хакимиятләре оппозициянең “Нәфрәт көне” дип аталган чарасын өзде.

Чараны оештыручылар интернеттагы социаль челтәрләр аша тарафдарларын президент идарәсе бинасы янында җыелырга чакырган иде.

Минскидагы хәбәрчебез әйтүенчә, хакимиятләр бу өндәүләрне таратучыларның эзенә төшкән һәм алар “профилактик әңгәмәгә” хокук саклау оешмасына чакырылган. Калган катнашучыларны президентның тән сакчылары идарә бинасына якын китермәгән.

Күптән түгел Беларус президенты Александр Лукашенка хакимият “илдәге вазгыятьне социаль челтәрләр аша какшатырга ирек бирмәячәк” дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG