Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециядә хөкүмәт кризисы дәвам итә


Афин – Яңа хөкүмәт төзү турындагы сөйләшүләр әлегә нәтиҗә бирми.

Греция премьер-министры Георгиос Папандреу, әгәр бу хөкүмәт төзергә ярдәм итсә, урыныннан китәргә әзерлек белдерде. Әмма оппозициядәге “Яңа демократия” исемле консерватив партия коалиция хөкүмәтенә керергә теләми, Папандреуның китүен һәм вакытыннан алда сайлаулар игълан итүен таләп итә.

Европа Берлегеннән 130 миллиард евро күләмендә ярдәм алу өчен Греция үзенең икътисадында кырыс һәм халыкта популяр булмаган чаралар башкарырга тиеш. Папандреу фикеренчә, шушы чараларны күргән хәлдә генә Греция евро зонасында кала алачак.
XS
SM
MD
LG