Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Татарстан халкын Конституция көне белән котлады


Казан – Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Конституция көне белән котлады. Бу уңайдан ул махсус мөрәҗәгать белән чыгып, Татарстанның Төп канунына югары бәя бирде.

Миңнеханов сүзләренчә, “Татарстанның төп кануны ике дистә елга якын канунчылык һәм хокук тәртибе, ватандашлар хокукларының гаранты булып тора.

Татарстан Конституциясе, реформалар башланган чорда ук, республика үсешенең социаль базар хуҗалыгы, эшчәнлек иреге, милек формаларының күптөрлелеге һәм тигезлеге кебек нигезләрен салган.

"Шушы принципларны тормышка ашырып, бүген Татарстан инновацион үсеш стратегиясенә нигезләнгән яңа дәрәҗәгә күтәрелә” дип белдерде Татарстан президенты.

Татарстан Конституциясе 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителде. Русиядә хакимияткә Путин килгәч, төбәк кануннарын федераль кануннарга яраклаштыру сәясәте башланды. Нәтиҗәдә, Татарстанның төп канунына да республиканың вәкаләтләрен шактый чикләгән үзгәрешләр кертелде.
XS
SM
MD
LG