Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:47

Башкортчылык хәрәкәте (3)


1917 елның 16(29) ноябрендә Башкортостан автономиясе игълан ителә һәм милли хөкүмәт төзелә

Шунысы да хак: башкортларда җир мәсьәләсе чыннан да ифрат җитдилеге белән аерылып торган. Эре җир биләүчеләрне дә, башкаларны да җир проблемасы бик кызыксындырган. Вакытлы хөкүмәт тирәсендәге социалистларның җирне дәүләтләштерү, аны җире булмаган игенчеләр арасында бүлү турындагы сөйләшүләр патша хөкүмәте тарафыннан нәкъ менә туфрак, җир аркасында күп җәбер-золым күргән башкортларны, әлбәттә, зур борчуга салган.

Билгеле мәгълүматларга караганда, 1917 елның маенда Эстәрлетамак өязе Урмалински авылында 24 башкорт авылыннан килгән вәкилләр җыелып, үз хокукларын яклау максатында, “Комитет действия башкир-вотчинников” дип аталган оешма төзи.

Мәскәүдәге Бөтенрусия мөселманнары корылтае башкортларның җир мәсьәләсен игътибарга алмагач, 1917 елның июнендә Башкорт Милли Шурасы оештырыла. Башкорт корылтае Башкорт Милли Шурасының 1 номерлы күрсәтмәсендә болай диелгән була:

Бөтен башкорт халкына!
Без большевик та, меньшевик та түгел. Без – башкортлар. Шуның өчен нинди сафта булырга тиешбез? Һичберсендә дә түгел. Безнең үз сафыбыз бар. Бу катлаулы проблемада кереш-катнашыбыз юк. Безнең эшебез (максатыбыз) - шәхси иминлек һәм милкебез иминлеге. Ике миллионлы башкорт халкы бу төр билгесез сәяси уеннарның уенчыгы була алмый. Аларның (башкортларның) үз ихтыяҗлары, үз теләкләре, үз сәясәтләре, үз карашлары булырга тиеш.

Казанда өч корылтайның берләштерелгән утырышлары 20-25 июльдә (3-8 август) уза. Шул ук көннәрдә Оренбурда Башкорт Мәркәз Шурасы җитәкчесе Зәки Вәлиди I Башкорт корылтаен җыя. Бу вакыйга Русия мөселманнары хәрәкәте белән башкорт милли хәрәкәте арасындагы элемтәләр өзелгән дигәнне белдерә. Башкорт корылтаенда туфраклы мохтарият (территориаль автономия), башкорт армиясе төзү турында карарлар кабул ителә. Шулай ук бу җыенда университет студенты, социалист һәм алга таба мөһим сәяси роль уйнаган Шәриф Манатовның Башкорт Мәркәз Шурасы идарәсенә сайлануы игътибарны җәлеп итә.

Корылтайда Уфа, Оренбур, Пермь, Вятка һәм Самар губерналарыннан 60 чамасы вәкил катнаша.

22 июльдә (4 август) Казанда өч корылтайның уртак җыелышы милли-мәдәни мохтарият игълан итеп, аны хокукый нигезләп, Милләт Мәҗлесенә сайлауларга әзерлек эшләренә керешкәндә, башкорт милли хәрәкәте эшне тиз тотып икенче корылтаен да үткәрә. Ул 28-29 августта (10-11 сентябрь) Уфада уза. II Башкорт корылтаеның төп максаты Учредительное Собраниегә депутатлыкка намзәтләрне раслау була. Зәки Вәлиди өч губернадан (Уфа, Оренбур, Пермьнән) намзәт итеп күрсәтелә. 1(14) августта Башкорт Мәркәз Шурасы төзелә.

Уфада, Милләт Мәҗлесе җыелмас борын ук, башкорт хәрәкәте җитәкчеләре өченче корылтайны да җыя. Аннан элек 2 (15) ноябрь көнне 1 номерлы фәрман чыгарыла. Анда болай диелә:

25 октябрьдә (7 ноябрь), Вакытлы хөкүмәт юкка чыгарылганнан соң, Русиядә гражданнар сугышы башланды. Без Советларны кабул итмибез, чөнки үзебезнең хак вә хокукларыбызга хуҗа булуның катгый ниятендәбез. Бу автономияне Советлар кулыннан алмаячакбыз, чөнки без үз илебездә инсанның хак вә ихтыярының үз кулыбыз белән тапталуына риза булмабыз.

Кыскасы, 15(28)-20 (3 декабрь) ноябрьдә төзелгән өченче башкорт корылтаена инде булган хәлне (карарны) раслау вазифасы гына кала, (аның шулай алдан ук уйланылган булуы да бик ихтимал). 1917 елның 16(29) ноябрендә Башкортостан автономиясе игълан ителә һәм милли хөкүмәт төзелә. Аның рәисе итеп формаль (юридик) яктан Юнусбәков күрсәтелсә, төп хакимиятнең эчке эшләр һәм хәрби министр вазифаларын башкаручы Зәки Вәлиди кулында булуы аңлашыла. Чөнки ул вакытта инде беренче хәрби төркемнәр оештырыла башлый.

Шулай итеп, “башкортчылык” хәрәкәте лидерлары Милләт Мәҗлесе ачылуга бер-ике көн кала Идел-Урал төбәгендә ихтимал булган хезмәттәшлеккә киртә куялар. Тик мәсьәләнең кызыклы ягы да бар: Зәки Вәлиди Милләт Мәҗлесенә сайланган кешеләр исемлегендә була. Ул хәтта бу парламентның утырышларында да катнаша.

Озын сүзнең кыскасы, 1917 елда Идел-Урал төркиләре арасында тыгыз бәйләнеш бозыла, бер якта “төрек-татар” исеме астында һәммәсен берләштерергә тырышкан Милләт Мәҗлесе хәрәкәте, икенче якта фәкать бер төрки кавемне үз эченә алган “башкортчылык” хәрәкәте барлыкка килә.

(дәвамы бар)

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG