Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ерак Көнчыгышта Корбан бәйрәме


Хабаровскида гает намазы
Хабаровскида гает намазы

Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә яшәүче мөселманнар да Корбан бәйрәмен бик зурлап билгеләп үтте. 6 ноябрь көнне барлык мәчетләрдә һәм гыйбадәт йортларында гает намазлары һәм Корбан бәйрәменең асылына кагылышлы вәгазьләр укылды.


Якутски, Хабаровски, Находка шәһәрләрендә мөселманнар мәчетләргә җыелды. Хабаровски мәчетендә гает намазын Кузнецов Хәмзә хәзрәт үткәрде.

Соңгы елларда гает намазларына килгәннәрне мәчет диварлары сыйдырмый башлады. Бу юлы да мөселманнар бик күп килгән иде, шунлыктан мәчеткә сыймый калганнар намазны ишегалдында, хәтта күрше йорт-кураларның түбәләренә менеп укыды.

Хабаровски мөселманнары намазны хәтта күрше өйләрнең түбәләренә менеп укыды
Хабаровски мөселманнары намазны хәтта күрше өйләрнең түбәләренә менеп укыды

Корбан ашын исә Хабаровски татарлары “Зарина” кафесенда үткәрде. Хабаровскидагы татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сәрвәр Туктаров фикеренчә, әлеге бәйрәм чаралары күңелләрне берләштерә, җаннарны җылыта, безне Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынайта.

Әле булса мәчетсез интеккән Магадан, Владивосток, Амурдагы Комсомольскида Корбан гаете тантаналары, һәр елдагыча, гыйбадәт йортларында үтте.

Амурдагы Комсомольскидагы милли үзәктә бәйрәм ашы
Амурдагы Комсомольскидагы милли үзәктә бәйрәм ашы

Амурдагы Комсомольски татарлары бәйрәмне Киров урамы 49нчы йорт адресы буенча урнашкан милли үзәк бинасында дәвам итте. Милли үзәктә җыелучыларны сиксән бер яшьлек Мәрьям апа котлады, ясин укыды.

Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә корбанлыкка куй табу җиңел эш түгел. Шуңа да карамастан, мөселманнар арасында корбан чалдыручылар саны да елдан-ел арта бара.

Быел Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы җитәкчеләре Рөстәм Абдулин һәм Рөстәм Сөләймәновлар да корбанлыклар чалып, мохтаҗларга өлешләп ит таратты, корбан ашлары оештырды. "Бергәләп милли аш тулы өстәл артында җыелу безнең өчен зур вакыйга булды", ди Комсомольски татарлары.


Күңелләрен җылытып торган тагын бер яңалык турында әйтми кала алмады дин кардәшләребез: тиздән Амурдагы Комсомольски мәчетле булачак дип шатлана алар. Амурдагы Комсомольски мөселманнары күптәннән мәчет төзү хыялы белән яши. Дини эшләрдә һәрчак татарлар башлап йөрде.

2002 елны Комсомольскида эшкуар Рөстәм Абдулин “Мәгърифәт” дип аталган дини җәмгыять булдырды. Берничә елдан Рөстәм Абдулин тырышлыгы белән Амурдагы Комсомольски шәһәрендә мәчет төзергә җир бүленде.

Соңрак, “Мәгърифәт” оешмасы гамәлдән чыгып, аның урынына милли үзәк оештырылды. Ә инде 2007 елдан дини эшләрне яңа төзелгән мөселманнар җәмгыяте “Нур” дәвам итте.

Абдулкасыйм Абдуллоев
Абдулкасыйм Абдуллоев

Амурдагы Комсомольски мөселманнары җәмгыяте рәисе Абдулкасыйм Абдуллоев төзеләсе мәчет турында менә ниләр сөйләде:

“Без “Мәгърифәт” җәмгыяте башлаган эшне дәвам итәбез, башта мәчет проектын эшләп бетердек. Амурдагы Комсомольскида төзеләсе мәчетнең нигез ташын 2009 елның җәендә салган идек. Бу чарада Ерак Көнчыгыш төбәкләреннән генә түгел, Татарстан, Таҗикстан, Чечня һәм башка төбәкләрдән килгән кунаклар да катнашты.

Амурдагы Комсомольскида мәчет төзелеше
Амурдагы Комсомольскида мәчет төзелеше

Бүгенге көндә мәчетнең инде икенче каты төзелеп бетте дип әйтергә була. Әлегә төзелеш үзебезнең акчага гына алып барыла. Төп проблема – акча җитмәү. Менә Хабаровски, Владивосток шәһәре мөселманнары ярдәм итәргә җыена. Безгә тагын 10-15 миллион сум акча кирәк булачак. Икенче елга Корбан бәйрәмен яңа мәчеттә үткәрербез дип ышанабыз, Иншаллаһ!”
XS
SM
MD
LG