Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:49

Кытай диссидентына халык 800 мең доллар акча күчерде


Кытай диссиденты саналган рәссам һәм архитектор Ай Вей Вейга соңгы берничә ай эчендә 16 меңнән артык кеше 800 мең доллардан күбрәк акча күчерде. Алар шулай итеп, Кытай рәсмиләре тарафыннан салымнар түләмәүдә гаепләнгән Ай Вей Вей рәссамга теләктәшлек белдерде.

Диссидентны яклау кампаниясе вакытында рәссам йортының почта әрҗәсенә акча салынды, кешеләр аның ихатасына хәтта акча кыстырылган кәгазь очкычлар да җибәреп торды.

Ай Вей Вей – дөньяда танылган рәссам-концептуалист. Ул ел башында салым түләмәүдә гаепләнеп өч айга кулга алынган иде. Рәссам үзе белдергәнчә, аны хакимиятләргә каршы әйтелгән сүзләре өчен шулай җәзаладылар.

«ArtReview» журналы төзегән «дөньяның иң тәэсирле сәнгать ияләре»нең быелгы рейтингында Ай Вей Вей беренче урынны алды.

XS
SM
MD
LG