Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәнзаман Баттал: “Русия руслар өчен” дип кычкырган саен Русия таркала гына бара”


Фәнзаман Баттал
Фәнзаман Баттал

1991 елга кадәр 7 ноябрь Советлар Берлегенең төп бәйрәмнәренең берсе – Октябрь инкыйлабы көне буларак бәйрәм ителде. Хәзер исә бу бәйрәм бердәмлек һәм татулык дигән исемнәр астында телгә алына. Шулай да Русиядә татулыктан бигрәк толерантсызлык хөкем сөрә.


Советлар Берлеге заманында халык күңеленә сеңдерелгән 7 ноябрь бәйрәме октябрь түнтәрелеше башланган көн булу белән беррәттән, моннан нәкъ 70 ел элек Мәскәүнең Кызыл мәйданында үткәрелгән хәрби парад уздырылган көн буларак та искә алына.

Хәзер инде 7 ноябрь көне алдыннан 4 ноябрьдә Русиядә Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителә. Дөрес, күпчелек бу көннең нинди бәйрәм икәнен дә белмичә генә бәйрәм итә.

Шулай да Русиянең күп кенә шәһәрләрендә әлеге көнне урыс милләтчеләре “урыс маршлары” үткәреп, Русиядә рус халкына өстенлек бирергә тырыша.

Дума сайлаулары алдыннан ЛДПР кебек сәяси фиркаләр дә тик тормый. Алар да “руслар өчен” дигән шигарләр белән сайлаучы тавышларын үз якларына аударырга маташа. Инде хәзер коммунистлар партиясе үз юнәлешенә туры килеп бетмәгән милләтчелек темасын күтәреп чыга. Алар исә паспортларга милләт графасын өстәүне тәкъдим итә.

Коммунистлар сайлауалды чыгышларын башлый

ЛДПР һәм Коммунистлар дигәннән, бу фиркаләрнең Татарстан бүлекләре бүген башланган массакүләм мәгълүмат чараларында сайлау алды чыгышларын да алмашканнар булып чыкты. Ягъни ЛДПР үз урынын бүген коммунистларга тапшырган.

Әйтергә кирәк, илдәге вазгыять халык игътибарын коммунистларга юнәлтә бара. Байлар белән ярлырак хәлдәгеләр арасындагы аерма үсә. Халыкның бер өлеше хәлләр болай барса октябрь инкыйлабы кебек түнтәрелеш килеп чыкмагае, ди. Кайберәүләр, мондый хәл була алмый, дип белдерә.

“7 ноябрь – саташу көне”

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәнзаман Баттал, "7 ноябрь көнен инкыйлаб корбаннарын искә алу көне дип калдырырга кирәк иде, аның урынына башка төрле исемнәр уйлап табу Русия өчен бер саташу көне генә булып кала", дип белдерә.

Аның сүзләренчә, 7 ноябрьне татулык һәм хәтер көне дип йөртсәләр дә, бу татулыкка ирешү җиңелләрдән түгел. "Бу көн татулыкка китерми, милләтләр арасындагы дошманлыкны көчәйтүгә генә кайтып калды. Әйтик, хәзер менә “Русия руслар өчен генә” дигән шигарләр күтәреп йөриләр. Ә башка халыклар нәрсә эшләргә тиеш?" дигән сорау белән башлады ул сүзен.

“Урыслар Ермак булмаса нишләр иде?”

"Болай эшләүчеләр Русия җиренең кемнеке икәнен дә белми. Бу җирләр бит тулаем Алтын Урда җирләре. Әйтик, Русияне Мәскәү яисә Түбән Новгородка кайтарып утыртсак, ул бер кенәзлек кенә булып калачак.

Бу Алтын Урда җирләре Русия кулына эләкмәгән булса, хәзерге вакытта Русия бөтенләй беткән булыр иде. Чөнки нефть, газ барысы да татар җирләреннән чыга торган байлык. Бу хакта Русиянең үз сәясәтчеләре дә елмаеп сөйли: ярый әле Ермак яулап алган, аннан башка без нишләр идек, диләр", ди Фәнзаман Баттал.

"Русиядә ватанпәрвәрлек хисләре берничек тә арта алмый. Чөнки билгеле бер күләмдә ришвәт түләп, бай балалары үз улларын армиягә җибәрмичә кала. Русиядән бер файда да күрмәгән фәкыйрь гаиләләрнең балалары армиягә китеп хезмәт итә", ди ул.

Аның фикеренчә, Русиядә киң таралып барган милләтара дошманлык аркасында тора-бара Русияне яклаучы да калмаячак. Урыслар да бу хәлләрне күреп, бу эштә катнашмаячак.

Фәнзаман Баттал, хәзерге Русиядә бай һәм ярлылар арасындагы аерманың үсүенә карамастан, 1917 елдагы октябрь инкыйлабы кебек хәлнең килеп чыгуы шикле, ди.

“Руслар өчен шигаренә руслар да ышанмый”

"Русиянең бар коралы тулысынча үз халкын бастырып тотуга кайтып кала. Кайда да булса инкыйлаб кебек нәрсә башлана икән, аны шунда ук таптап юк итәчәкләр", дип саный Фәнзаман Баттал.

"ЛДПРның “Руслар өчен” дигән сүзләрен акыллы урыслар барыбер кабул итми, мыскыл белән көлеп кенә карый. Ә деградация үткәннәре исә бу хәлне, чыннан да безне яклыйлар, дип уйлый. Бу сүзләрне сәясәтчеләр генә уйлап чыгара", ди ул.

Аның сүзләренчә, “Русия руслар өчен генә” дип кычкырган саен Русия таркала гына бара. Һәм башка милләтләр бу сәясәткә җирәнеп карый. Бу хәлләрдән соң октябрь инкыйлабы кебек вакыйгалар булмаса да, милләтара бәрелешләр артырга мөмкин. Чөнки мондый тормышта берничек тә яшәп булмый.

"Мондый бәйрәмнәр бик арзанлы бәйрәмнәр, Русияне саташуга китерә торган бәйрәмнәр. Бу бәйрәмнең тамыры юк. Бәйрәм бит ул үтә дә китә, ә менә саташу һаман да дәвам итәчәк һәм көчәеп барачак", дип белдерә язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәнзаман Баттал.
XS
SM
MD
LG