Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:40

Тимошенкога карата 4 җинаять эше ачылды


Юлия Тимошенко халыкка хәзер әнә шулай күренеп ала

Юлия Тимошенко халыкка хәзер әнә шулай күренеп ала

Украина салым милициясе экс-премьер Юлия Тимошенкога карата 4 җинаять эше ачты.

Җинаять эшләр Тимошенконың 90нчы елларда «Украина бердәм энергетика системнары» ширкәте белән җитәкчелек иткәндә тикшерелә башлаган иде. Ләкин соңрак аларны яптылар. Ул чакта Тимошенко салымнар түләмәүдә гаепләнде.

11 октябрьдә Киев мәхкәмәсе Тимошенконы 7 елга төрмәгә хөкем итте. Экс-премьер 2009 елда Русия белән газ килешүләрен төзегәндә вәкаләтләр кысаларыннан чыгуда гаепләнеп «Нафтогаз Украины» ширкәтенә зыян китергәне өчен 200 миллион доллар түләргә мәҗбүр ителде.

XS
SM
MD
LG