Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:50
Гродно өлкәсендә урнашкан Ивье шәһәре беларус татарларының гайре рәсми "башкаласы" санала. Татарлар анда элек-электән яши. Шәһәрнең исеме дә "Оя" сүзеннән чыккан дигән фаразлар бар. Шәһәрдә 1884 елда төзелгән мәчет бар. Совет чорында ул Беларуста эшләп килүче бердән-бер мәчет булып торды. Узган якшәмбе Ивьеда гадәттәгечә Корбан гаете узды.


XS
SM
MD
LG