Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:30

7 ноябрь көнне КПРФның Сембердәге бүлекчәсе тарафыннан оештырылган чарага килүчеләр митинг алдыннан Ленин мемориаль үзәге янында җыелды.


Сембер каласындагы һәр фатирга ноябрь ае башында “Левый марш” дигән гәзит тараттылар. Ике йөз мең данәле тираж белән чыккан гәзитнең оештыручысы КПРФның Ульян бүлекчәсе. Язмаларның атамалары гына да гәзитнең эчтәлеген күрсәтә ала. ”1917 елның октябре Русияне коткарды”, “Бүгенге дөнья – капитализмга каршы”, “Дәүләт бюджеты – акча юу аферасы”, “Безнең дурдом – Путинга тавыш бирә”, “Росстат раслаган сүзләргә ЦРУ ышанмый – кире кага” һәм шундыйрак эчтәлекле башка язмалар. Гәзитнең икенче сәхифәсен Геннадий Зюгановның “Хөкүмәт бюджеты – үзара акча бүлешү аферасы“ дигән язмасы били.

Гәзитнең дүртенче сәхифәсендә “В.Путинның: “Мин шундый берәү генә – мондыйга ошаган башкалар бөтенләй юк та” дигән сүзләре белән аталган язма аеруча гыйбрәтле. Аннан Путин чыгышыннан китерелгән бер өзек тә тәкъдим итәбез: “Мин чын демократмы соң? Әлбәттә, мин абсолют саф һәм пакь демократ. Ләкин төп бәланың нәрсәдә икәнен беләсезме? Бәла генә түгел – фаҗига дә: мин берүзем генә, башка андыйлар бөтенләй юк та”.

“Кремлевское партстроительство” дигән язма Путинның “Народный фронт” тирәсендәге тырышлыкларын каты тәнкыйтькә тота. Язма менә ничек тәмамлана: “Русияне мондый идарә системасыннан, тандемнан һәм аның халыкка каршы фронтыннан коткару вакыты җитте инде!”

Бүгенге бәйрәмнең үзенә килсәк, КПРФның җирле бүлекчәсе тарафыннан оештырылган чарага килүчеләр Октябрь инкыйлабының 94 еллыгына багышланган митинг алдыннан, Ленин мемориаль үзәге янында җыелды.

Артабан кызыл флаглар тоткан колонна Ленин мәйданындагы Ленин һәйкәле янында китте. Башта Ленин һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре куйдылар.

Митингны, гадәттәгечә, КПРФның җирле җитәкчесе Александр Кургликов ачып җибәрде. Аның чыгышыннан бер өзек:

“Бу көн Октябрь революциясе көне генә түгел, бу – Кызыл армиянең Кызыл мәйданда 70 ел элек узган данлыклы парады көне дә. Себер полклары һәм ополчение нәкъ шушы көндә, парадтан соң фронтка китте һәм нәкъ алар башкалабызны саклап калдылар да”.

Башка чыгышлар да исә былтыргылар кебек үк дияргә дә буладыр. Ләкин бер аерма да бар: КПРФ тарафдарлары шигарләр алып килмәгәннәр иде. Алар урынына арттарак башка төркем Шәһәр думасы рәисе Василий Гвоздевны урыныннан кууны таләп итүче шигарләр тотып тордылар.

Чыгышлар тәмамлангач, биш яшь егет-кызларга яңа партбилет тапшырдылар. Һәм бүгенге режимның җинаятьләрен фаш итүче резолюция кабул иттеләр. Әлбәттә инде, резолюциядә буржуйларны фаш итүгә дә зур урын бирелгән.

Алманнарның “шәһәр кешесе” дигәнне аңлатучы “бюргер”дан алынган “буржуй” сүзе Русия киңлекләрендә “паразит – дошман” мәгънәсендә кулланыла. Гомер бакыеннан бирле начар яшәвенең сәбәпләрен башкаларда эзләү галәмәтедер инде монысы. Көзгегә карап алу да комачауламас иде дә бит – күнегелгәндер шул инде. Әнә әле главный коммунист Зюганов та Ирина Хакамада белән телевизор аша әңгәмә корып утыра. Зюгановка ышансаң, Русия киңлекләрендә иң нык җәберләнгән халык – урыслар икән. Алай булгач, бу мескен халык нинди максатлардан җир шарының алтыдан бер өлешен яулап алган соң? Коллыкка төшерелгән мукшы, эрзә, чуаш, татар кебек “үз көннәрен үзләре күрә алмаган” халыкларны якты киләчәккә алып бару өчен генәме әллә? Рәхмәт инде бу “бөек һәм мескен” халыкка, диясе генә каладыр.

Ирексездән, балачакта ук авылда оештырылган 1946 елгы Октябрь бәйрәмендәге демонстрация дә искә төшә.

Яңгырлы көн иде. Асфальт дигән нәрсә турында ишеткән дә юк. Пычрак урамда Кызыл байраклар тоткан өлкәннәр демонстрациясе артыннан туңа-ката чабаталы малай-шалай бара. Өлкәннәргә кушылып без дә җырлыйбыз:

Алга дибез, алга дибез, алга таба барабыз.
Алга барырга кушкан бит безгә Ленин бабабыз.
Әрмия, хәзер бул, быржыйлар сузалар кул!
Әрмия, хәзер бул, быржыйлар сузалар кул!

Быржыйлар булдыра алмаганны коммунистлар башладылар, “едрос”лар нокта куяргә тырышалар, күрәсең. Шулай итеп, алга таба бара-бара, һәлакәтнең алгы сызыгына килеп җитәрбездер.

Октябрь түнтәрелешенә кадәр, бик-бик начар шартларда да, татарның үз мәгариф системасы булган. Хәзерге заманада исә мәшһүр шагыйребез Хәсән ага Туфанның бер шигыре дә искә төшә:

Безнең инде барча халык белән
Ашлар да бер хәзер, хәреф тә.
Һәм башлар да, күзләр-кашлар да
Бер булырга тиеш, әлбәттә.

Русия империясенең яңадан-яңа оятсыз кануннары нәкъ шуны тормышка ашыра бара кебек. Колхозларны эреләтүне аласыңмы, 309нчы кабахәт канунга игътибар итәсеңме – барчасы да тоталь урыслаштыру юнәлешендә.

XS
SM
MD
LG