Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан – Үзәк Азиядәге «ала карга»


Кыргызстанның күршеләре аның парламентаризмга һәм демократиягә омтылышын казаныш итеп түгел, ә җитешсезлек һәм тотрыксызлык чыганагы итеп күрә.

30 октябрьдә Кыргызстанда булган президент сайлауны халыкара җәмәгатьчелек таныса да, алга таба сайлау тәртибен бозмас өчен җитди эшләр башкарырга кирәклеген дә әйтте. Әмма илнең киләчәге өчен Үзәк Азиянең башка республикаларындагы хәлләрне дә белү әһәмияткә ия.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы Казакъстанда апрель аенда үткән президент сайлауны «оппозициядән намзәтләр булмаганга» һәм «көндәшлеккә мөмкинлекләр тудырылмаганга» хөкем иткән иде. Таҗикстанда исә узган ел булган парламентка сайлауны күзәтүчеләр «төп демократик стандартларга туры килмәү» буларак бәяләде.

Аннан да кала, Үзәк Азиядә элекке Советлар берлегеннән аерылып бәйсезлеккә ирешкән Үзбәкстан һәм Төркмәнстан да бар. Freedom House хокук яклау оешмасы хисабына күрә, алар дөньяда иң репрессив дәүләтләр арасында беренчелектә тора.

Автократлык тамыр җәйгән Үзәк Азиядә Кыргызстан – прогрессивлыкка омтылучы үзгә бер урын.

Илнең премьер-министры Алмазбәк Атамбаевны җиңүгә китергән сайлау илдә зур җанлылык белән үтте. 16 намзәт катнашкан дебатлар, сайлау алды кампаниясе дә шау-шулы булды.

Алмазбәк Атамбаев
Алмазбәк Атамбаев
Атамбаев, Үзәк Азиядәге башка хезмәттәшләре белән чагыштырганда, бер генә тапкыр президент булачак һәм ул алты елга сайланды. Билгеле булганча, төбәктәге башлыкларның кайберләре инде өченче тапкыр президентлык вакытын ваклый башлады, кайберләре аңа якынлашып килә.

Атамбаев сайлауның икенче көнендә үк илдә узган ел булдырылган парламентаризмны саклап калырга вәгъдә итте. Көчле президент хакимиятенә каршы бу дәүләт төзелеше төбәк өчен уникаль күренеш булып тора.

Дөньяда авторитар идарә катып калган Үзәк Азиядәге Кыргызстанның демократиягә омтылуын күп очракта үрнәк мисал буларак китерәләр. Әмма Үзәк Азиядәге башка дәүләтләр исә күршеләрендәге үзгәрешләргә артык исе китми.

Үзәк Азиядән китеп дөньяның башка җирләрендә яшәүчеләр арасында Кыргызстанны үрнәк модель буларак бәяләүчеләр дә бар, әмма бу биш миллионнан әз генә күбрәк халкы булган илне үз дөньясында кайный, тотрыксызлыктан иза чигә дип белдерүчеләр дә юк түгел.

Таҗикстан белән мөнәсәбәтләр уңай гына түгел

Таҗикстан күпсанлы халыкара университетлар һәм халыкара оешмалар урнашкан Кыргызстан белән мәгариф һәм сәяси алмашулар өлкәсендә элемтәләр урнаштырган. Ике арадагы чикләр тә еракка сузылган.

Узган ел бу чик буе канлы вакыйгаларга дучар булды. Таҗикстанның кораллы сугышчылары Кыргызстан көньягында милләтара бәрелешләрдә катнашуда гаепләнде. Аннан соң Кыргызстан хакимияте Таҗикстанны узган ел апрель аенда халык күтәрелешләре нәтиҗәсендә бәреп төшерелгән президент Корманбәк Бакыевның туган-тумачаларын үзендә яшереп ятуда да гаепләде.

Бакиевны алып атканнан соң аңлатып булмаслык сәбәпләр нәтиҗәсендә туган бәрелешләрдә 500-ләп тыныч халыкның – кыргызлар һәм үзбәкләрнең һәлак булуы - Кыргызстанның яңа тарихында иң кара көннәре иде. Бу вакыйгалардан соң Таҗикстан төбәккә куркыныч яный һәм милләтара низаг көчәергә мөмкин дип тә кисәтте.

Рәхмәтулла Зоиров
Рәхмәтулла Зоиров
Хәтта хәзер дә Таҗикстанның оппозициядәге социал-демократлар фиркасе башлыгы Рәхмәтулла Зоиров, Кыргызстандагы әлеге сайлауда илнең төньягы белән көньягы арасында көндәшлек күрә. Төньяктан намзәт Атамбаевның президент Роза Отунбаева һәм Бишкәк белән бәйләнешләре нык булганга гына ул җиңә алды дип әйтә.

“Сездә канун чыгаручы һәм башкарма хакимият арасында көрәш булганга, сайлау нәтиҗәләре башкарма хакимиятнең күпкә көчлерәк булачагын күрсәтә. Атамбаевның төп көндәше парламент спикеры Адахан Мадумаров иде. Мадумаров көньяктагы, ә Атамбаев төньяктагы лидерларның берсе. Шулай булгач, әлеге сайлауда парламентка караганда, башкарма хакимиятнең мөмкинлекләре зуррак иде”, ди Зоиров.

Үзбәкстан Кыргызстандагы үзгәрешләрне күрмәмешкә салыша

27 миллион халкы булган Үзбәкстанның президенты Ислам Кәримов Үзәк Азиядәге кече күршесе - Кыргызстандагы хәлләрне бу юлы да күрмәмешкә салышты.

Кыргызстанда президент сайлаудагы көндәшлек турында Үзбәкстан газетлары һәм телевидениесе бик аз мәгълүмат бирде. Гомумән алганда, күпчелек үзбәкләрнең үлеменә китергән былтыргы канлы бәрелешләр кебек вакыйгаларны Үзбәкстан бары тик үз файдасына гына яктыртырга тырыша.

Үзбәкстандагы тәҗрибәле күзәтүчеләр һәм Кәримовны тәнкыйтьләүчеләр дә Кыргызстанда көнләшерлек нәрсә күрми. Алар тарихи Ефәк юлына урнашкан Үзбәкстан белән чагыштырганда Кыргызстанны мәдәниятсез һәм сугышчан дип бәяли.

Баһадир Мусаев
Баһадир Мусаев
Үзәк Азиядә хөрмәткә ия комментатор, социолог Баһадир Мусаев, Кыргызстандагы узган елгы рәхимсез бәрелешләр аның сәяси яктан алдынгылыкта була алмавын күрсәтә, ди.

“Күпме кеше гомере өзелгәнне исәпләсәк, бу демократия була мени? Без анда иң примитив авызлыкланмаган милләтчелекне күрәбез, ә сез демократия баш калкыта дип сөйлисез. Бу ялган. Һәм ул башлыклар үзләрен парламент республикасын тудыручылар дип әйтә. Болар барсы да миф. Алар вак җанлы кешеләр. Геополитик максатларда бу җирләрне үз кулларына төшерергә теләүчеләр аларны манипуляцияли”, ди Мусаев.

Казакъстан белән Кыргызстан бәйләнешләре ныграк

Кыргызстан үзенең күләме белән зур һәм шул ук вакытта бай күршесе Казакъстан белән тыгыз мөнәсәбәттә. Аларны бәйләгән мәдәни багланышлар уртак ширкәтләр булдыруга да нигез булып тора ала.

Табигый байлыклар күп булмаган Кыргызстан илдән читкә китеп эшләүчеләр күчергән акчаларга һәм иң соңында кеше башына керем 10 тапкыр артык булган, нефтькә бай Казакъстанга да бәйләнгән.

Нурсолтан Назарбаев, бәйсез Казакъстанның беренче президенты буларак, үзен алдагы президент сайлауларына да намзәт итеп тәкъдим итә ала. Ул, илнең икътисадтагы уңышлары бары тик көчле президент хакимиятеннән генә тора дип, аны саклап калды. Бу хәл югары һәм урта катлау вәкилләре арасында беркадәр ризасызлык та тудырды.

Кайбер күзәтүчеләр, Назарбаев Кыргызстанның парламентаризмнан баш тартуын да теләргә мөмкин дип белдерә. Ул тернәкләнеп киткән очракта Үзбәкстанның каты куллы президент хакимиятенә куркыныч тудырырга мөмкин.

Назарбаевның бервакыт “Әгәр сез, Казакъстанда барсы да начар дип уйласагыз, әнә Кыргызстанга күчегез һәм аннары нәрсәнең начар булганын белерсез”, дип белдергән иде. Күзәтүчеләрнең берсе, күпләр Сицилияне мәңгегә мафия белән бәйләнгән дип уйлаган кебек, күп казахлар өчен дә Кыргызстан узган елгы талаулар, хаос һәм тәртипсезлекләрдән торган кебек дип әйтә.

Әмма шулай булуга карамастан, Казакъстанның сәяси даирәләре арасында да Кыргызстандагы үзгәрешләрне хуплаучылар бар.

Казакъстанның социал-демократлар фиркасе рәисе урынбасары Әмирҗан Коссанов әйтүенчә, Кыргызстан әле күптән түгел генә булган сәяси тәртипсезлекләрдән арынса һәм үзен тотрыклы һәм үсүче парламент демократиясе итеп дәлилли алса, Кыргызстан үрнәге башкалар өчен дә ышандыргыч булачак.

“Ни генә булмасын, Кыргызстандагы яшь демократия сынау үтте. Акаев һәм Бакиевтан калганны үзгәрткәндә алар барыбер ниндидер юл үтәргә тиеш. Элекке хакимият белән бәйләнештә булганнар һәм шулай ук төрле кланнар кыргыз сәясәтенә йогынты ясарга тырышырга мөмкин. Болар барсы да тормышның бер өлеше, әгәр Кыргызстан хәзерге конституция һәм кануннарга тугрылыклы юлда калса, бу берсүзсез күрше дәүләтләр өчен дә үрнәк мисал булачак”, ди Коссанов.

“Таҗик халкы яхшырак тормышка лаеклы”

Үзәк Азиядә автократлар Кыргызстан моделен иң соңгылар булып танырга мөмкин. Ә гади кешеләр арасында аңа сокланып караучылар да бар.

Радиобызның таҗик сәхифәсен укучы берәү, ул үзен, гади бер мигрант дип кенә атаган, менә болай дип язган: “Таҗик халкы кыргызлар белән чагыштырганда үзләрен башкача дип карарга бернинди сәбәп юклыгын белеп торырга тиеш. Кыргыз халкы уңышка ирешкән кебек, безнең бөек халкыбыз да яхшырак тормышка лаеклы”.
XS
SM
MD
LG