Accessibility links

Кайнар хәбәр

Долгово – саф татар авылы


Долгово авылында эштән буш вакытларда көрәш оештырганнар
Долгово авылында эштән буш вакытларда көрәш оештырганнар

Хәзерге көндә Cамарда яшәүче Нәкыйп ага Гатин чыгышы белән Себердән. Ул туган җире – Красноярски төбәге Пиров районында урнашкан Долгово авылы хакында сөйләде.


Долгово – елга исеме. Столыпин чорында Татарстанның Дусай һәм Тәкәнеш авылларыннан күчеп килгән татарларга Красноярски түрәләре Долгово елгасы буеннан нигез салырга урын күрсәтәләр дә үзләре кайтып китәләр. Кинәт яннарына бер урыс килә.

Нәкыйп Гатин
Нәкыйп Гатин
“Моннан алты чакрымда Белая елгасы бар. Мин шунда буа буып, тегермән төзедем. Бер көтү балаларым. Карурмандагы аюлар җәфалап бетерде. Күчегез минем янга, үзегезгә тегермән төзеп тә маташырга кирәкми”, ди таза гына урыс.

Ризалашалар. Олауларга төялеп, Белая елгасы буена күченәләр. Урыс йорты белән араны чакрым ярым калдырып, йортлар салалар һәм авылга Долгово исемен бирәләр. Красноярскидагы түрәләр моңа игътибар итми кала. Бу хәл 1910 елны була.

1911 елны авылда мәчет салалар. Барлык чыгымнарны үз өсләренә Томски сәүдәгәрләре Хәсән һәм аның углы Габдулла алганнар.

1928 елны мәчетнең манарасын кисеп мәктәп ясаганнар. Яңадан манараны тик 1995 елны гына утыртканнар. Шуннан бирле гыйбадәтханә вазифаларын үтәп килә, гает намазларына тирә-яклардан күпләп кунаклар кайта. Халык ураза тота, корбан чала, намаз укый.

1933-34 елларда күмәк хуҗалык оешкан. Аңа “Кызыл таң” исемен бирәләр. Шул ук елларда хәлле хуҗаларны сөргенгә озатканнар. Аларның берсе дә әйләнеп кайтмаган.

1938 елны авылга беренче трактор килә. Заманында күмәк хуҗалык 2000 гектар иген үстергән, 200 сыер тоткан, 60 ат асраган, 3-4 гектар бәрәңге утырткан. 100 йортлык авылдан фронтка 96 ир-егет киткән.

Бүгенге көндә дә авыл карурман эчендә. Аюлар сирәк булса да киләләр икән. Төбәкнең Пиров районында саф ун татар авылы бар. Бирилюсс районында да ун татар авылы яшәп ята.

Нәкыйп ага Долгово авылында туып үсә. Әтисе II Дөнья сугышында һәлак була. Бер көтү баланы әниләре Зәйтүнә аякка бастыра. Нәкыйп ага белән авыл хәлләре турында сөйләштек.

– Авылның бүгенге халәте ничегрәк?

– Карурман авыл янында гына калды. Кытайлар сыпырып кисеп баралар. Дөресен әйткәндә, кытайлар җитәкчелек кенә итә. Кисү, турауны таҗик, үзбәк, кавказлар башкара.

Сулда - Нәкыйп Гатин, уңда - әнисе Зәйтүнә
Сулда - Нәкыйп Гатин, уңда - әнисе Зәйтүнә
– Кытайлар җирле халык белән гаилә корамы?

– Марҗалар кытайларга кияүгә чыга һәм күпләп бала табалар. Татар кызлары әлегә кытайларга кияүгә чыкмый.

– Себердә татар авылы ничек көн күрә?

– Авылда олылар гына яши. Яшьләр кайтып-китеп йөриләр. Юллар яхшы. Халык күп итеп каз үстерә, ат асрый башлады, сарыкларны күп тоталар. Сабан туйларын елдан-ел матуррак уздыралар.

Кунаклар күпләп кайта. Авылга автобуслар йөреп тора. Тимер юл да авылдан 18 чакрым ераклыкта гына. Авылда клуб һәм китапханә бар. Балалар мәктәпкә күрше урыс авылына йөри.

– Урыс авыллары татар авылларыннан көчлерәкме?

– Бик күп урыс авыллары таркалып бетте. Безнекеләр көчәнәләр әле.

Заманында Татарстаннан чыккан татарлар Татарстан белән элемтә тотамы ?

– Авыл галәм тәлинкәсе аша ябырылып Казанны карый. Һәр өйдә тик “Татарстан-Яңа Гасыр”ны гына карыйлар. Мин үзем дә әти-әниемнең туган авылына кайтканым бар. Шунысы гаҗәп, Себердә әти йортны нәкъ Татарстанда атасы салган йортка охшатып салган икән. Алар үзләре белән Себергә татар архитектурасын алып килгән.

Нәкыйп ага, сез үзегезне себер татары итеп хис итәсезме?

– Мин үземне олуг татар милләтенең бер баласы итеп хис итәм һәм татарның каян чыкканына карамыйча, кешенең изгелегенә карап мөнәсәбәт урнаштырам.
XS
SM
MD
LG