Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:01
ЮКОС ширкәтенең элекке башлыгы Михаил Ходорковский Русия “үзен юк итүгә бик якын” дип саный.

Хәзер төрмәдә утыручы Ходорковскийның “Эхо Москвы” радиосын тыңлаучылар сорауларына җавабы сишәмбегә каршы төндә укылды.

Ходорковский фикеренчә, Европаны куып җитәр өчен Русиягә кимендә 20-25 ел кирәк. Ул Русиядә әһәмияткә мәсьәләләрне хәл итү өчен башта аңа “хокукый дәүләт” булуга ирешү кирәк дип тә әйтте.

Ходорковский янә үзен гаепләүне кире какты. Төрмәгә ябылуны ул “үзенең хәленнән килерлек сынау” дип атады.

Ходорковский моннан сигез ел элек кулга алынган иде. Башта ул финанс эшчәнлегендә алдашуларда, ә соңыннан нефть урлау һәм акча юуда гаепләнде. Amnesty International хокук яклау оешмасы Ходорковскийны намус тотыгы дип атады.

XS
SM
MD
LG