Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:20

АКШ урталыктагы исламчылар белән хезмәттәшлеккә әзер


Һиллари Клинтон

Һиллари Клинтон

Быел авторитар хакимият бәреп төшерелгән илләрнең җитәкчелегенә урта исламчылар килергә мөмкин. АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Вашингтонның алар белән хезмәттәшлеккә әзер булуын әйтте.

Дүшәмбе, АКШ башкаласында ясаган чыгышында ул, әлеге хезмәттәшлекнең асылын аңлатты. Клинтон белдергәнчә, ислам фиркаләре демократияне һәм канун көченең мөһимлеген, азчылыктагыларның һәм хатын-кызларның хокукларын хөрмәт итүне танырга тиеш булачак.

Һиллари Клинтон белдергәнчә, ислам демократиядән ерак тора дип әйтү хата фикер.

Күптән түгел Туниста үткән сайлауларда «Ән-Наһда» урталыктагы ислам фиркасе җиңү яулады. Белгечләр фикеренчә, алга таба Мисырда һәм Либиядә булачак сайлауларда да исламчылар җиңәргә мөмкин.

XS
SM
MD
LG