Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:34

Израилләр Үле диңгезне “Табигатьнең җиде могҗизасы”ның берсе итү өчен тырыша


Израиль хөкүмәте һәм кайбер җәмәгать эшлеклеләре Үле диңгез “Дөнья табигатенең җиде могҗизасы” исемлегенә керсен өчен израилләрне тавыш бирергә чакыра.

Дөнья күләмендә үткәрелгән әлеге бәйге тәмамланырга өч көн калды. Израиль сәясәтчеләре һәм бу илне яратканнар Үле диңгезнең үзгә матурлыгы һәм табигатьнең кабатланмас бер урыны итеп тасвирлап мәгълүмат таратканга, ул беренче унлыкка керде.

Илнең туризм министры Стас Мисежников фикеренчә, бәйгедә җиңү Израилнең дөнья туризмында абруен тагын да арттырачак һәм сәяхәтчеләрнең күпләп килүе яңа эш урыннары булдыруга юл ача.

Һәр ел саен Израилгә өч миллион турист килә. Туристлык министрлыгы бу санны биш миллионга җиткерергә омтыла.

XS
SM
MD
LG