Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Яблоко” “Бердәм Русия”не мәхкәмәгә бирергә җыена


“Яблоко” фиркасе җитәкчесе Сергей Митрохин “Бердәм Русия”не Мәскәүгә эленгән сайлауга кыстау игъланнары өчен шикаять итәргә җыена. Митрохин сүзләренчә ул игъланнар Мәскәү шәһәре сайлау комитетын һәм Мәскәү мэриясен рекламлаудан аерылмый диярлек.

Митрохин фиркагә пропаганданы көчәйтү максатында әлеге ысулны куллану килешми ди. Шул ук вакытта ул әлеге гамәлләре өчен “Бердәм Русия”гә нинди дә булса чара күреләчәгенә шикләнә.

Митрохин белдерүенә кадәр Мәскәү сайлау комитеты үзенең социаль рекламнарының “Бердәм Русия”нең сайлауга кыстау игъланнарына охшавында сайлау алды тәртибен бозулар күрмәвен әйтте.
XS
SM
MD
LG