Accessibility links

Кайнар хәбәр

София Гобәйдуллина – милләт горурлыгымы?


София Гобәйдуллина
София Гобәйдуллина

Казанда 5-19 ноябрьдә “Concordia” I Халыкара музыка фестивале үтә. Мәртәбәле музыка бәйрәменә Татарстанда туып үскән һәм хәзерге вакытта Германиядә яшәүче мәшһүр композитор София Әсгать кызы Гобәйдуллина кайтты.


Заманча музыка сөючеләр өчен бу гаҗәеп күркәм һәм рухландыргыч бәйрәм. Хәзерге чор авазларын һәм бөтендөнья фәлсәфәсен чагылдыручы музыка иҗат иткән иң абруйлы композиторлар арасында Татарстанда туып-үскән һәм бөтен дөньяга танылган иң мәшһүр татарларның берсе София Гобәйдуллина булуын туган җирендә бәлки аз кеше беләдер.

Әмма нефтьтән һәм КамАЗ машинасыннан башка “татар” һәм “Татарстан” дигән төшенчәләрне бөтен дөньяда Чынгызхан, Рудольф Нуриев, София Гобәйдуллина кебек исемнәргә бәйләп аңлаталар.

Совет заманында үз илендә тиешле бәяне алмаган композиторның дөньякүләм даны арта бара. Аның исемендәге заманча музыка фестивале үткәрү Татарстан һәм Русия өчен зур вакыйга булып тора. Бу фестивальнең сәнгать җитәкчесе һәм рухландыручысы – Татарстан дәүләт симфония оркестрының баш дирижеры Александр Сладковский.

5 ноябрьдә Заманча музыканың I Халыкара “Concordia” фестивале Татарстан Зур концертлар залында ачылды. Александр Сладковский София Гобәйдуллинага үзенең тыгыз эш графигында вакыт табып, Казанга кайтуы өчен рәхмәт әйтеп, аңа чәчәкләр бәйләмен тапшырды. Композиторга Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты укылды.

София Гобәйдуллина әлеге зур бәйрәмне оештырган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Иң башта органчы Рубин Абдуллин һәм атаклы виолончель остасы Давид Герингас София Гобәйдуллинаның “In croce” әсәрен башкарды. Бу музыканы тыңлап тетрәнгән тамашачыларга Сладковский исемендәге оркестр София Гобәйдуллина һәм Арнольд Шенбергның иң атаклы әсәрләрен тәкъдим итте.

Фестиваль ачылышы Татар-информ мәгълүмат агентлыгының сәхифәсендә турыдан-туры трансляцияләнде. Фестиваль көннәрендә София Гобәйдуллина Тельман урамында урнашкан үз исемендәге заманча музыка үзәгендә булды. Казан ратушасында шәһәр башлыгы Илсур Метшин София Гобәйдуллинага Казан шәһәре мактаулы ватандашы дигән мәртәбәле исеменең дипломын һәм аның махсус билгесен тапшырды.

Мәсгүдә Шәмсетдинова
Мәсгүдә Шәмсетдинова
Әлеге фестиваль көннәрендә Казан консерваториясендә фортепианода уйнаучыларның Гобәйдуллинаның исемендәге II Халыкара бәйгесе бара.

Шулай итеп, София Гобәйдуллинаның 80 яшьлек юбилее уңаеннан үткәрелүче фестиваль музыка сөючеләрне генә түгел, киң җәмәгатьчелекнең дә игътибарын җәлеп итә.

12 ноябрьдә Александр Сладковский җитәкләгән симфоник оркестр Америкада яшәүче милләттәшебез Мәсгүдә Шәмсетдинованың “Чынгызхан” симфониясен башкарачак.

Фестивальне оештыручылар Сиетл шәһәренә махсус чакыру җибәреп, Мәсгүдә ханымны Казанга кайтарганнар. Ул яңа иҗат ителгән “Җир уллары трагедиясе” (Һади Такташ әсәре нигезендә) симфониясе репетицияләрендә катнаша.

Мәсгүдә Шәмсетдинова “Азатлык” радиосының Казан студиясенә килде.

"Казан шушы музыка фестивале белән тагын үзен күрсәтә. Милләтеңне, үз илеңне нәрсә белән күрсәтеп була? Әлбәттә, Татарстан нефтькә бик бай. Әмма нефтькә бай илләр бик күп, ә София Гобәйдуллина кебек шәхес дөньяда бер генә.

Ул дөньяда иң көчле композиторларның берсе дип санала. Аның татар булуы безгә бик кадерле. Аның исемендәге “Concordia” фестиваленең Казанда үтүе, аңа хөрмәт йөзеннән шушындый зур фестиваль үткәрелүе, ул фестивальдә минем симфониям башкарылуы – минем өчен зур бәхет", диде ул.
XS
SM
MD
LG