Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Төньяк агым” газ үткәргече куллануга тапшырылды


Бүген Германиянең Любмин шәһәрендә рәсми рәвештә “Төньяк агым” газ үткәргече куллануга тапшырылды.

Әлеге чарада Германия канцлеры Ангела Меркель, Русия президенты Дмитрий Медведев, Нидерланд, Франция хөкүмәте башлыклары катнаша. Нәкъ менә шушы илләрнең ширкәтләре газ үткәргеч төзүдә катнаша.

6 сентябрьдә Русия премьер-министры Владимир Путин Балтыйк диңгезе төбеннән Германиягә таба сузылган яңа газүткәргечкә техник газ кудыра башлау төймәсенә баскан иде. Үткәргеч транзит илләргә кермичә Русиядән туры Германиягә килә. Шул рәвешле Украина Европага табигый газ кудыруда төп транзит ролен югалта.
XS
SM
MD
LG